Белдерү.
23 апрель 2019 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.
Гимадиева Фәридә Хафиз кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телибез!
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!
Серякова Анастасия Федор кызын 95 яшлек юбилейы белэн кытлыйбыз аңа исәнлек саулык телэп калабыз.
Буген Федорвский авылында яңа модульле ФАП ачылды.ФАП ачылу тантанасында Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Рахматуллин А.И. һәм Дәүләт Думасы депутаты Гильмутдинов И.И. катнашты.
23 октябрь көнне Өлкәннәр декадасы кысаларында Федоровский авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, авыл китапханәсе мөдире һәм Федоровский авылы мәдәният йорты методисты һәм Федоровский мәктәбе укучылары белән Федоровский авылының картлар һәм инвалидлар интернат йортында булдылар.Интернат-йортта яшәүчеләр өчен зур булмаган концерт, сыйлар әзерләнгән иде. Кунаклар йорт халкына сәламәтлек, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләделәр
Яңа урам буенча юл төзелеше тәмамланды
Нәбиуллина Рузалия Шәрипҗан кызын юбилее белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм ямь телибез!
Федоровское авылында республика программасы буенча яңа ФАП төзелеше башланды.
Кайбычлылар, социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин
Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, социаль пакеттан файдалану хокукы булган, ләкин моңарчы аннан баш тарткан, федераль ташламаларга ия гражданнарга фикерләрен үзгәртү өчен вакыт аз калып бара. Безнең районда федераль ташламаларга ия булган 1723 кешенең 675е дару препаратлары ала.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.