ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

1 июльдән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен түләү 10 мең сумга кадәр арттырыла

 

Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар  һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.

Арттырылган күләмдә түләүне июль аенда мөрәҗәгать итүчеләр генә түгел, әлегә кадәр бу төр түләүне ала торган 9 мең кеше дә алачак. Түләүне арттыру өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Хәзерге вакытта 9.5 мең инвалид-бала яки балачактан инвалид беренче төркем инвалидны караучы гражданнарга 5.5 мең сум акча түләнә. 

«Айлык акчалата түләүне Россиядә яшәүче, хезмәткә яраклы булып та, 18 яшькә җитмәгән инвалид-бала яисә беренче төркем балачактан инвалидны караучы гражданнар ала. Әлеге төр түләү инвалид-баланың яки балачактан инвалидның пенсиясе буенча билгеләнә»,- дип билгеләп үтте Россия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Инвалид-бала караган өчен түләүне сорап шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, Россия Пенсия фонды сайтында түләү билгеләү һәм гражданның инвалид-бала карарга ризалыгын белдереп гариза язу сервислары эшли. Сез шулай ук Пенсия фонды органнарындагы клиентларны кабул итү хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз.

Татарстанда яшәүче 72 мең пенсионерның пенсияләренә социаль өстәмә түләү кабат исәпләнде

 

Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү  нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.

Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.

«Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә.

 

* * *

2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә  социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да  индексацияләнгәннән соң  үзгәрешсез кала.

Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез  башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды хезмәтләре түләүсез күрсәтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя  хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .           

Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.

 

_______________________________

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

29 июнь көнне 20: 00 Олы Кайбыч авылының "Сабантуй" ял паркында Яшьләр көне уңаеннан дискотека узачак.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Барыгызны да 2019 елның 29 июнендә 14 сәгатьтә Федоровка авыл мәдәният йорты бинасына чакырабыз Федоровское авылының 294 еллыгына багышланган "Авыл көне" бәйрәме!


22
июнь, 2019 ел
шимбә

22 июнь көнне ел саен истәлекле  - Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.Ул Россиядә, Белоруссиядә («Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә») һәм Украинада («сугыш корбаннары истәлегенә») Бөек Ватан сугышы башлануга бер ел тулу уңаеннан (1941) билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янына шулай ук авыл халкы, "Хәтер шәме"бөтенроссия акциясен яклап, бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

8 июнь көнне Олы Кайбыч авылында район Сабантуе туй 2019 узды!

Безнең илчеләр дә актив катнашты.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын электрон һәм кәгазь документка алмаштырачаклар Персонификацияләнгән исәпкә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, СНИЛС турында мәгълүмат кешегә мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын алмаштыручы электрон яки кәгазь документ (белешмә) рәвешендә биреләчәк. Элек бирелгән иминият таныклыклары да гамәлдә булачак, шуңа күрә гражданнарга документларны сайлап алу өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Кабул ителгән үзгәрешләр, шул рәвешле, СНИЛСның гадәти кәгазь форматын саклап кала һәм аны яңа электрон мөмкинлекләрдән тулыландыра. Яңа үрнәктәге документны тапшыру акрынлап, закон тарафыннан барлык төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга бирелгән өч ай дәвамында башкарылачак. "Белешмә иминият таныклыгында чагылдырылган барлык мәгълүматны үз эченә ала: кешенең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туган көне һәм урыны, җенесе һәм турыдан-туры СНИЛС үзе. Аның кәгазь версиясен КФҮләрдә алырга мөмкин булачак,


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Ураза Гаете Башланды. Шулай итеп, сезнең тормышта бәйрәм белән бергә якты бәхет һәм игелек полосасы да килеп җитсен. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз өчен мәңгелек сәламәтлек, рухи үсеш һәм күңел күтәренкелеге телим. Ураза бәйрәме тирә-юньдәгеләргә хөрмәт, ярдәм, аңлау һәм мәхәббәт алып килсен.


31
май, 2019 ел
җомга

Тарату көне: 31 май, 2019ел.

Татарстан Пенсия фонды массакүләм СМС-искә төшерү хәбәрләре тарата башлый.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt  абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында  кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның  май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча  2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.

"СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Мәгълүматлаштыру адреслы булсын  һәм  гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен эчен  Пенсия фонды бүлегчәсе республикада яшяүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарын дөреслеген тикшерегә чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International