Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Федоровское авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Документлар
Карарлар
Карарлар
ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЛАР
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Архив
Авыл җирлекләре
Федоровское авыл җирлеге
Юбелей белән
2019 елның 19 гыйнвары, шимбә
Серякова Анастасия Федор кызын 95 яшлек юбилейы белэн кытлыйбыз аңа исәнлек саулык телэп калабыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2021 ел
ПФР яңалыклары
Май аенда пенсияләрне түләү һәм китерү графигы Майда булачак ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының бүлекчәсе хәбәр итә. “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе түбәндә күрсәтелгән көннәрдә пенсияләр түләячәк: - 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр тиешле көннәрдә (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча); - 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 май көннәрдә пенсия китерү графигы буенча (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча); - 2021 елның 11 маеннан башлап пенсия китерүнең расланган графигы буенча. "Китерү хезмәте" акционерлык җәмгыяте 2021 елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән графигы буенча китерәчәк. Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша гадәти график буенча түләнә. Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сез үзегезнең участок почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итэ аласыз яисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтырата аласыз.
27
апрель, 2021 ел
ПФР яңалыклары
2021 елда пенсия тупланмаларын формалаштыру турында. 1967 елда һәм аннан соң туган гражданнарның 2002 елдан 2013 елга кадәр, дәүләт ярдәменнән файдалану программасында катнашучылар һәм ана (гаилә) капиталы акчасын пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдерүчеләрнең пенсия тупланмалары формалаша. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Гражданнар тупланмаларын формалаштыру һәм инвестицияләү ысулын-иминиятләштерүчене үзләре сайлый, ул Россия Пенсия фонды яисә Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә Россия Пенсия фондына күчү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада (гариза көчәйтелгән квалификацион электрон имза белән имзаланган булырга тиеш) яисә алдан язылу юлы белән Пенсия фондының территориаль органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Болардан тыш клиентлар белән эшләү хезмәтенә нотариуста расланган ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән кеше дә гариза тапшыра ала. Гариза кабул итеп алганда, Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга тупланган акчаларны инвестиция керемнәрен югалтмыйча 5 елга бер тапкыр күчерегә мөмкин икәнлеген хәбәр итәләр. 2021 елда инвестиция керемен югалтмыйча вакытыннан алда түбәндәге гражданнар гариза тапшыра ала: -2016 елда гамәлдәге иминиятләштерүче пенсия тупланмаларының беренче 5 еллыгын фиксацияләгән гражданнар; - үз тупланмаларын гамәлдәге иминиятләштерүчедә 2017 елдан бирле формалаштыручылар. Күчү турындагы барлык гаризалар буенча пенсия тупланмалары акчалары инвестиция керемнәре сакланган күләмендә күчереләчәк. Акча гариза тапшырганнан соң 5 ел узгач күчерелә. 31 декабрьгә кадәр гражданнар гаризаларында күрсәтелгән иминиятләштерүчене алмаштыра яисә аннан баш тарта алалар, чөнки ел ахырына кадәр Пенсия фондында гаризалар буенча карар чыгарылмый. Моның өчен иминиятләштерүчедән баш тарту яисә аны алмаштыру турында хәбәр итү зарур. Игүтибар! Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына өстенлек бирергә теләүчеләр алдан ук үзләре сайлаган фонд белән мәҗбури иминиятләштерү турында килешү төзергә тиеш. Идарәчел компаниягә күчү өчен килешү төзергә кирәкми. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды яисә идарәчел компанияне сайларга җаваплы һәм һәрьяклап уйлап өстенлек бирергә кирәк. Чөнки сез үзегезнең пенсия капиталыгызны арттыру өчен финанс оешмасы сайлыйсыз, шуңа күрә фондның яисә идарәчел компаниянең соңгы берничә елда эш нәтиҗәләрен өйрәнегез, аларны башкалар белән чагыштырып карагыз. Идарәчел компанияләренең эш нәтиҗәләре белән Россия Пенсия фонды сайтында, “Гражданнарга” бүлегенең “Булачак пенсионерларга” бүлекчәсендә (https://pfr.gov.ru/grazhdanam/pensions/pens_nak/osnov_sved_invest/) танышырга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының эшчәнлеге Россия банкы күзәтчелегендә. Пенсия тупланмаларын Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларда формалаштырган гражданнарга 55 һәм 60 яшь (хатын-кызлыр һәм ир-атлар) тулгач яисә аларның вакытыннан алда пенсия алу хокуклары барлыкка килгәч, тупланма пенсияне алар сайлаган Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды билгели.
20
апрель, 2021 ел
ПФР яналыклары
Татарстан Пенсия фонды массакүләм смс-хәбәр таратты Агымдагы елның 13 апрелендә Россия Пенсия фонды органнары пенсия тупланмалары акчасы алу хокукы булган гражданнарга Пенсия фондының шәхси кабинеты аша пенсия тупланмаларын түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклекне искәрткән смс-хәбәрләр таратты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Смс-хәбәрне Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә гаризаларында контактларын калдырган гражданнар гына алачак, калган кешеләргә хәбәр почта аша җибәрелә. Пенсиянең тупланма өлешендә күпме акча җыелганын һәм инвестицияләнүдән кергән керем күләмен Россия Пенсия фондының сайтындагы шәхси кабинетында шәхси счетның торышы хакында белешмә соратып белергә мөмкин. Әлеге сервис аша пенсия тупланмаларын да алып була. Акчаны алдан язылып, Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итү юлы белән дә алырга мөмкин. Кызыксындырган сорауларга җавап алу яисә кабул ителергә алдан язылу өчен 8-800-600-0-357 номеры буенча бүлекчә контакт- үзәгенең кайнар линиясенә шалтыратырга яисә Россия Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия турындагы законнар җыелмасына 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм аларның түләү тәртибен үзгәртми. Аны хатын кызлар – 55, ир-атлар – 60 яшь тулгач алалар. Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукына ия булучыларга
11
апрель, 2021 ел
ПФР яңалыклары
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште. 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча 1941-1945 еллардагы сугыш вакыйгаларында катнашкан сугыш инвалидларына һәм ветераннарына апрель аенда пенсияләр һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә. “Татарстан Республикасында Җиңү көне уңаеннан 749 ветеран өстәмә түләү алачак”. Аларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се - сугышта катнашкан ветераннар. Түләүләр Пенсия фонды органнарында булган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла”, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез: сугыш инвалидларына һәм ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелүче акча Россия Президенты В.В.Путинның 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән 186 санлы “Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелүче акчалата түләүләр турында”гы Указы нигезендә түләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз