ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда картлык буенча  пенсияләр ничек билгеләнә

        Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә  чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.

        Әлеге мөмкинлекне 2020 елда пенсиягә чыгарга тиеш булган гражданнар өчен каралган махсус ташлама бирә. 1965 елда туган хаты-кызлар һәм 1960 елда туган ир-атлар, туган көннәре елның беренче яисә икенче яртысына туры килүгә карап, пенсиягә 2021 елның икенче яртысында яки 2022 елның беренче яртысында чыгачаклар. Элеккеге пенсия яшенә быел җитүчеләргә күчеш чоры кагыйдәләре кысаларында пенсия 2024 елда билгеләнәчәк.

        Шунысын искәртү урынлы, Россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калды. Беренче чиратта бу пенсиягә вакытыннан алда ташламалы чыгу хокукына ия булучыларга кагыла. Шахтерлар, тауларда эшләүчеләр, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, куркыныч яисә зарарлы эш шартларында эшләүчеләр – шундыйлардан. Эш  белән тәэмин итүчеләр әлеге категориягә караган гражданнар өчен иминият фондына өстәмә взнослар күчерәләр һәм алар, элеккегечә, пенсиягә 55 һәм 60 яшьтә чыгалар.

         Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукы шулай ук укытучылар, табиблар һәм башка кайбер иҗади һөнәр ияләре өчен дә саклана. Аларга түләү билгеле бер яшькә җиткәч түгел, ә тиешле күләмдә хезмәт стажы туплагач билгеләнә. Пенсия шулай ук, пенсия яшен арттыруның күчеш чоры таләпләре кысаларында билгеләнә. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә тиешле күләмдә педагоглык стажы туплаган авыл укытучысы пенсиягә тагын 3 елдан соң, 2024 елның апрелендә чыгачак.

         Төньякта яшәүчеләр быел да пенсиягә гомуми пенсия стажы туплаганчы 5 ел алда, ләкин күчеш чоры гагыйдәләре кысаларында чыгачак. Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен минималь төньяк стажы үзгәрешсез калды һәм Ерак төньяк өчен – 15, аңа тигезләштерелгән районнарда яшәүчеләргә 20 календарь ел тәшкил итә. Гомуми иминият стажы да шул күләмдә һәм хатын-кызларга – 20, ир-атлар өчен 25 ел кала.

        Элеккечә пенсиягә чыгу өчен минималь пенсия коэффициенты һәм хезмәт стаңы тупларга кирәк. 2021 ел ахырыны кадәр бу күрсәткечләр 12 ел һәм 12 коэффициент тәшкил итә. 1 ел эшләгән кеше 1 ел хезмәт стажы һәм 10 га кадәр коэффициент туплый ала. Пенсиягә чыгу вакыты кичектерелгән очракта, стаж буенча махсус ташлама һәм премиаль коэффициент алу хокукы бирелә, болай эшләгәндә бер елда тагын да зуррак коэффициент тупларга мөмкин.

         Инвалидлык буенча пенсия алучыларга пенсия яшен арттыру таләпләре кагылмый. Аларның хокуклары тулы күләмдә сакланды. Хезмәткә яраклылыгын югалтучыларга инвалидлык төркеме вакытында бирелә.

         Пенсион тупланмаларның гражданнарга 55 һәм 60 яшьтә, пенсиягә чыгу хокукы бу яшьтән иртәрәк булган очракта аннан да иртәрәк бирелүен кисәтү дә урынлы булыр. Тупланып барган акчаларны алыр өчен Россия Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга мөмкин.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

26 январь Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының  Федоровский авыл җирлегендә гражданнар җыены булды.
Үз җирлеге территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга үзара салым акчаларын исәпкә алып, бурычлар турындагы нотык белән авыл җирлеге башлыгы Зайнуллин Фирдус Фильдарович  чыгыш ясады.
Җыелышның нәтиҗәсе буларак, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда яшәүче гаиләләр бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүне ала башлады

       Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

        Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге  яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш.

       Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды балаларга 5әр мең сум акча түләячәк

 

Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә.

Бу түләүнең үзенчәлеге шунда: акча “социаль казначылык принцибы” буенча түләнәчәк – Пенсия фонды, гаиләләрдән агымдагы елның яз һәм җәй айларында алган гаризаларга нигезләнеп, акчаны исәпли һәм күчерә. Димәк, гаиләләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалрга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 1 тапкыр бирелгән акчаны алган гаиләләргә өстәмә түләү автомат рәвештә декабрьдә түләнәчәк.

Гаиләдә 1 июльдән соң бала туган булса яисә әти-әниләр ел дәвамында Пенсия фондына түләгән акчаларны сорап гариза белән мөрәҗәгать итмәгән очракта гына гариза язарга кирәк. Гаризада акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтү зарур. Гариза белән мөрәҗәгать итү өчен әле 3 ай вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балаларга түләү алган ата-ананың банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза языла.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге түләү турында аңлатмалар һәм аңа кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июлендә Пенсия фонды гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүне шул юл белән күчерде. Ул тулысынча әти-әниләр катнашыннан башка рәсмиләштерелде һәм Россиядә чагыштырмача кыска вакыт аралыгында шактый зур масштабта үткән беренче проактив чара булды.


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтында расла.

 

Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе хәбәр итә.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен закон нигезендә түбәндәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган:

-салым ташламалары;

-ел саен уза торган диспансеризациягә бәйле ташламалар;

-хезмәт мәшгульлеген гарантияләүнең өстәмә ташламалары.

Әлеге ташламалардан Пенсия яше алды статусын белешмә нигезендә раслаган гражданнар гына файдаланап ала.

Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итеп, үзеңнең пенсия яше алды статусына ия булу-булмавыңны ачыклау – иң уңайлы һәм җайлы ысул.

Монын өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы исәп язмасы логины һәм пароль ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, “Пенсияләр” бүлегендә “Гражданнарның пенсия яше алды категориясенә караганлыгы турында белешмә соратырга” дигән бүлекчәсен билгеләргә, аннан соң мәгълүмат җибәрелергә тиешле органны сайларга кирәк. Ул Россия Федраль салым хезмәте, халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү өлкәсендә Россия Федерациясен дәүләт власте органы яисә эш бирүче булырга мөмкин. Әзер белешмәне электрон поча буенча алып, саклап, чыгартып алып, шулай ук “Мөрәҗәгатьләр тарихы”на кереп карап була.

Белешмәләрне шулай ук күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Илдәге эпидемиологик хәлнең тотрыксыз булуы сәбәпле, Пенсия фондында гражданнар Татарстан Пенсия фондының 8-800-600-0-357 номеры буенча алдан язылып кую юлы белән яисә Пенсия фонды сайты аша кабул ителә.

-Пенсия алды яше статусын раслаучы белешмә алу өчен Пенсия фондына килеп йорергә кирәкми. Кирәкле барлык мәгълүматлар СМЭВ каналлары буенча электрон рәвештә социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелә, - дип аңлатып үтте Россия Пенсия фондының Татартсан Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. - Пенсия алды яшендәгеләргә ташлама алу хокукы бирүче документны кулга алу мәҗбүри түгел, сезгә бары ташлама бирә торган ведомствога гариза белән мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

1964-1966 елларда туган хатын-кызлар һәм 1959 – 1961 елларда туган ир-атлар пенсия алды яшенә 2019 елда җитәләр һәм ташламалардан файдалана алалар.

1968 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар, 1963 елгы һәм аннан соңрак туган ир-атлар пенсия алды яшенә 55 һәм 60 яшьтә, ягъни 2023 елда җитәчәк. Күпчелек очракта пенсия алды яше яңача пенсия яшеннән 5 ел алда исәпләнә. Булачак пенсионер вакытыннан алда пенсиягщ чыгу хокукына ия булган ташламалы категориягә караган очракта пенсия алды яше һәм ташламалардан файдалану хокукы да пенсияне алдан билгеләү вакытыннан 5 ел алда бирелә.

Шуны исегездән чыгармагыз, Пенсия фонды пенсия алды статусын раслый гына. Ә ташлама алу өчен профильле ведомстволарга – социаль яклау органнарына, мәшгульлек үзәгенә

Ана капиталыннан ай саен түләү алучы гаиләләр өчен

 

Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләү балага бер яшь, ике яшь һәм өч яшь тулгач билгеләнү сәбәпле, гамәлдә кагыйдә кысаларында гариза һәм керемнәр турындагы белешмә дә өч тапкыр тапшырылырга тиеш. Яңа Закон буенча әлеге тәртип вакытлыча үзгәртелә, түләүләр гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләнә. Контактлар бүлеге Пенсия фондының территориаль органнары хезмәткәрләре гаиләләр белән элемтәгә керә һәм ана капиталы акчасы хисабыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләү хакынла акт төзелә.

“2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде: элеккечә керемнәр турында мәгълумат 12 ай өчен бирелә, әмма әлеге вакыт гариза биргәнчегә  кадәр 6 ай элегрәк исәпләнә башлый”,- дип искәртә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Татарстанда айлык түләү 9373 мең сум тәшкил итә. Даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәү түбәндәге категориягә караган гражданнар ана капиталы хисабына ай саен акча алу хокукына ия булалар:

  • гаиләдәге икенче бала һәм ана - РФ  гражданнары;
  • икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган;
  • гаиләдә җан башына керем Россия Федерациясендә узган елның икенче кварталында хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр артып китмәсә.

Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фонды сайтындагы www.pfr.gov.ru шәхси кабинетта яисә  www.gosuslugi.ru  Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук алдан язылып куеп Пенсия фондына яисә күп функцияле үзәккә барып тапшырырга мөмкин.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Пенсия фонды волонтерлары татарстанлыларга электрон сервисларны өйрәнергә ярдәм итә

 

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары агымдагы елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр “Электрон хезмәтләрне бергәләп өйрәнәбез” дигән акция үткәрә. Акция кысаларында өлкәннәргә Дәүләт хезмәтләре бердәм порталының электрон сервисларын өйрәнергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары пенсионерларны социаль түләүләрне карарга, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү өчен гариза бирергә, билгеләнгән пенсия турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләрне өйдән чыгып тормыйча гына башкарырга өйрәтәчәкләр. Болардан тыш булачак пенсионрларга шәхси лицевой счетның торышы белән танышу, пенсия алды категориясен раслаучы белешмә алу күнекмәләре дә өйрәтеләчәк. Программада Ана капиталыннан файдалану өчен гариза бирергә өйрәтү дә каралган.

“Халык пенсиягә кагылышлы сорауларны өйдән торып кына хәл итсен өчен эшне тулысынча электрон вариантта оештыру Пенсия фондының төп бурычларыннан берсе булып тора. Өлкән буын вәкилләренең компьютер грамоталылыгын күтәрү буенча төрле программалар Пенсия фонды ярдәме белән нәкъ шул максатны күздә тотып алып барыла да. Әлеге акция халык арасында мәгълүматны мөмкин кадәр киңрәк тарату, өлкәннәргә мөстәкыйль рәвештә хезмәтләрдән җиңелрәк юл белән файдалану күнекмәләре булдыруны күздә тотып үткәрелә. Пенсионерларны кызыксындырган сораулар туган очракта аларга контакт-үзәк белгечләре җавап бирәчәк. Моның өчен 8-800-600-0-357 номеры буенча шалтыратырга гына кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдурд Вафин.

Пенсия фонды волонтерлары өлкәннәр белән клиентлар хезмәтләренең кабул итү залларына урнаштырылган компьютерларда шөгыльләнәчәк. Акция Республика Пенсия фондының барлык идарәләрендә дә үткәрелә. Нинди максат белән киләчәгегезне ачыклап, эш графигы кысаларында үзегезгә уңайлы вакытны сайлый аласыз.

 


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!

  Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телим!  


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

“Интернет азбукасы” дигән укыту модуле пенсионерларга мөстәкыйль рәвештә эшләргә ярдәм итәчәк

 

       “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән  курсы өчен яңа модуль әзерләделәр, ул  “Ял һәм сәяхәт итәр өчен интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр” дип атала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

       Яңа курс моңа кадәр компьютер белән эшләүнең база күнекмәләрен өйрәнүчеләр өчен дә, белемнәрен тирәнәйтеп, интернет мөмкинлекләреннән тагын да киңрәк файдаланырга теләүче өлкәннәргә дә өстәмә өйрәнү материаллары комплектыннан гыйбарәт.

      Яңа курс ярдәмендә тыңлаучылар интернет аша тимер юл һәм авиабилетлар сатып алуның уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышалар, чит шәһәрдә кунакханәдә урын алу, экскурсиягә язылу, театр яисә концертка билетны интернет аша алырга өйрәнәләр.

      Укыту модуле бу хезмәтләрнең барысын да дөрес эшләргә ярдәм итәчәк.

      Инде берничә ел дәвамында “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды даими рәвештә “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра.

      Курсларда шөгыльләнүчеләр һәм интернеттан файдаланучылар, Азбукаинтернет.рф. интернет порталындагы кире элемтә формасы аша мөрәҗәгать итеп, модульләрнең тематикасын билгелиләр. Дәреслекнең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, өлкән буын вәкилләренә яңа теманы үзләштерүдә ярдәмлекләр – укытучылар өчен булекләп бирелгән рекомендацияләр һәм һәр дәрескә кирәкле күргәзмә әсбаплар да шунда урнаштырылган.

      “Интернет азбукасы” программасы материалларын пенсионерларга компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр бирүчеләр һәр тема буенча аерым курслар итеп тә, өстәмә дәресләр үткәрү өчен материал буларак та файдалана ала.

       Исегезгә төшерәбез, “Интернет азбукасы” укыту пособиесе һәм шул исемдәге интернет-портал “Ростелеком” белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча хезмәттәшлек турында 2014 елда кул куелган килешү кысаларында алып барыла. Хезмәттәшлекнең максаты – пенсионерларның дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү, компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтеп, аларның тормыш дәрәҗәләрен күтәрү һәм сыйфатын яхшырту.

 


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

COVID-19 белән авыручылар белән  эшләүче медицина хезмәткәрләренең стажы ике тапкыр арттырып исәпләнәчәк.

 

Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле  пациентларга  ярдәм күрсәтүче  медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен  ике  тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп  документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.

Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия.  Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне  сорап мөрәҗәгать итүне  кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.

2020 елда кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда  тулган очракта,  пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры  бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга,  2022 елда тулган очракта  дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус  ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International