Кайбыч районы прокуратурасы инвалид баланы дару препаратлары белән тәэмин итү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте Кайбыч районы прокуратурасы балалар сәламәтлеген саклау һәм дару препаратлары белән тәэмин итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. Ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә инвалид баланың хокукларын бозу турындагы ананың мөрәҗәгате тикшерү өчен нигез булды. Аның улы " Спинальная мышечная атрофия-G12»авыруыннан җәфа чигә. . 2020 елның июлендә балага тормыш күрсәткечләре буенча дәвалау өчен табиблар консилиумы тарафыннан «Нусинерсен (Спинраза) " препараты билгеләнгән. Балага шундый ук дарулар 2019 елда табиб комиссиясе тарафыннан билгеләнде. Бүгенге көндә әлеге препарат күрсәтелгән баланың спиналь мускул атрофиясенең патогенетик терапиясенең бердәнбер препараты булып тора. Әмма, бүгенге көндә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш-гамәлләре нәтиҗәсендә, балигъ булмаган балалар Тормыш өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителмәгән
Татарстан Пенсия фонды массакүләм смс-хәбәр таратты
Агымдагы елның 13 апрелендә Россия Пенсия фонды органнары пенсия тупланмалары акчасы алу хокукы булган гражданнарга Пенсия фондының шәхси кабинеты аша пенсия тупланмаларын түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклекне искәрткән смс-хәбәрләр таратты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Смс-хәбәрне Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә гаризаларында контактларын калдырган гражданнар гына алачак, калган кешеләргә хәбәр почта аша җибәрелә.
Пенсиянең тупланма өлешендә күпме акча җыелганын һәм инвестицияләнүдән кергән керем күләмен Россия Пенсия фондының сайтындагы шәхси кабинетында шәхси счетның торышы хакында белешмә соратып белергә мөмкин. Әлеге сервис аша пенсия тупланмаларын да алып була. Акчаны алдан язылып, Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итү юлы белән дә алырга мөмкин.
Кызыксындырган сорауларга җавап алу яисә кабул ителергә алдан язылу өчен 8-800-600-0-357 номеры буенча бүлекчә контакт- үзәгенең кайнар линиясенә шалтыратырга яисә Россия Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсия турындагы законнар җыелмасына 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм аларның түләү тәртибен үзгәртми. Аны хатын кызлар – 55, ир-атлар – 60 яшь тулгач алалар. Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукына ия булучыларга
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.
10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча 1941-1945 еллардагы сугыш вакыйгаларында катнашкан сугыш инвалидларына һәм ветераннарына апрель аенда пенсияләр һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә.
“Татарстан Республикасында Җиңү көне уңаеннан 749 ветеран өстәмә түләү алачак”. Аларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се - сугышта катнашкан ветераннар. Түләүләр Пенсия фонды органнарында булган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла”, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез: сугыш инвалидларына һәм ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелүче акча Россия Президенты В.В.Путинның 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән 186 санлы “Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелүче акчалата түләүләр турында”гы Указы нигезендә түләнә.
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде.
Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде.
“Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин.
2021 елның 25 февралендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Багай авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү барышында башкарма производство өлкәсендә һәм социаль түләүләр алу турында, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Район прокуроры А.Р. Сөләймановка хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
2 язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.
89178941919
15 февраль-Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Бу истәлекле көн үз илләреннән читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән сугышчы - интернационалистлар хөрмәтенә билгеләнгән
Кайбыч районы прокуратурасы судта административ күзәтчелек билгеләнгән зат тарафыннан административ чикләүләрне үтәмәү факты буенча җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады
Кайбыч районы прокуратурасы район судында РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 66 яшьлек кешегә карата (аңа карата административ күзәтчелек, федераль закон нигезендә суд тарафыннан билгеләнгән административ чикләүләрне яки чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Бәрлебаш авылында яшәүченең 2012 елда торакка законсыз үтеп керүе ачыкланган. 2016 елда иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннән соң аңа суд
Балаларга тиешле акча түләүне сорап язган гаризаны 31 мартка кадәр тапшырырга кирәк
2021 елның 31 мартына кадәр туган балаларны ЗАГС органнарында теркәгән гаиләләр 5 мең сум күләмендә 1 тапкыр бирелә торган акча алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Президент Указы буенча гаиләдәге 8 яше тулмаган һәр балага 5 әр мең сум күләмендә акча баланың әти-әнисенә, уллыкка алучыларга, опекуннарына яисә попечительләренә түләнә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга берьюлы бирелүче акчаны алган гаиләләргә Пенсия фонды өстәмә түләүне декабрь аенда автомат рәвештә күчерде. Татарстанда яшәүче 400248 гаилә әлеге акчаны алды.
2020 1 июленнән соң гаиләдә бала туган яки гаиләләр узган ел дәвамында Пенсия фонды аша түләнгән акчаларны сорап мөрәҗәгать итмәгән очракта гариза язарга кирәк.
Гаризада балаларның туу турында таныклыклары мәгълүматлары һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитлары күрсәтелергә тиеш. Моңа кадәр балаларга тиешле акчаларны алып, аннан соң банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза язарга кирәк. Гариза баланың әти-әнисе, опекуны яки рәсми вәкиле тарафыннан рус телендә языла.
2021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.
Әлеге мөмкинлекне 2020 елда пенсиягә чыгарга тиеш булган гражданнар өчен каралган махсус ташлама бирә. 1965 елда туган хаты-кызлар һәм 1960 елда туган ир-атлар, туган көннәре елның беренче яисә икенче яртысына туры килүгә карап, пенсиягә 2021 елның икенче яртысында яки 2022 елның беренче яртысында чыгачаклар. Элеккеге пенсия яшенә быел җитүчеләргә күчеш чоры кагыйдәләре кысаларында пенсия 2024 елда билгеләнәчәк.
Шунысын искәртү урынлы, Россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калды. Беренче чиратта бу пенсиягә вакытыннан алда ташламалы чыгу хокукына ия булучыларга кагыла. Шахтерлар, тауларда эшләүчеләр, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, куркыныч яисә зарарлы эш шартларында эшләүчеләр – шундыйлардан. Эш белән тәэмин итүчеләр әлеге категориягә караган гражданнар өчен иминият фондына өстәмә взнослар күчерәләр һәм алар, элеккегечә, пенсиягә 55 һәм 60 яшьтә чыгалар.
Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукы шулай ук укытучылар, табиблар һәм башка кайбер иҗади һөнәр ияләре өчен дә саклана. Аларга түләү билгеле бер яшькә җиткәч түгел, ә тиешле күләмдә хезмәт стажы туплагач билгеләнә. Пенсия шулай ук, пенсия яшен арттыруның күчеш чоры таләпләре кысаларында билгеләнә. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә тиешле күләмдә педагоглык стажы туплаган авыл укытучысы пенсиягә тагын 3 елдан соң, 2024 елның апрелендә чыгачак.
Төньякта яшәүчеләр быел да пенсиягә гомуми пенсия стажы туплаганчы 5 ел алда, ләкин күчеш чоры гагыйдәләре кысаларында чыгачак. Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен минималь төньяк стажы үзгәрешсез калды һәм Ерак төньяк өчен – 15, аңа тигезләштерелгән районнарда яшәүчеләргә 20 календарь ел тәшкил итә. Гомуми иминият стажы да шул күләмдә һәм хатын-кызларга – 20, ир-атлар өчен 25 ел кала.
Элеккечә пенсиягә чыгу өчен минималь пенсия коэффициенты һәм хезмәт стаңы тупларга кирәк. 2021 ел ахырыны кадәр бу күрсәткечләр 12 ел һәм 12 коэффициент тәшкил итә. 1 ел эшләгән кеше 1 ел хезмәт стажы һәм 10 га кадәр коэффициент туплый ала. Пенсиягә чыгу вакыты кичектерелгән очракта, стаж буенча махсус ташлама һәм премиаль коэффициент алу хокукы бирелә, болай эшләгәндә бер елда тагын да зуррак коэффициент тупларга мөмкин.
Инвалидлык буенча пенсия алучыларга пенсия яшен арттыру таләпләре кагылмый. Аларның хокуклары тулы күләмдә сакланды. Хезмәткә яраклылыгын югалтучыларга инвалидлык төркеме вакытында бирелә.
Пенсион тупланмаларның гражданнарга 55 һәм 60 яшьтә, пенсиягә чыгу хокукы бу яшьтән иртәрәк булган очракта аннан да иртәрәк бирелүен кисәтү дә урынлы булыр. Тупланып барган акчаларны алыр өчен Россия Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга мөмкин.
26 январь Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Федоровский авыл җирлегендә гражданнар җыены булды.
Үз җирлеге территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга үзара салым акчаларын исәпкә алып, бурычлар турындагы нотык белән авыл җирлеге башлыгы Зайнуллин Фирдус Фильдарович чыгыш ясады.
Җыелышның нәтиҗәсе буларак, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.