Июньдә пенсияләр билгеләү һәм түләү тәртибе
Июнь аенда булачак ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
“Россия почтасы” федераль почта идарәсе филиалы – “Татарстан почтасы” почта хезмәте идарәсе 12,13 һәм 14 июньдә бирелергә тиешле пенсияләрне 11 июньдә туләячәк.
“Китерү хезмәте” акционерлык җәмгыяте пенсияләрне гадәттәгечә, расланган график буенча китерәчәк. Пенсия күчерү графигы ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгән очракта кредит оешмалары пенсия һәм башка төр түләүләрне 11 июньдә күчерә.
Игътибар! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерүгә кагылышлы сораулар туган очракта үз участогыгызга хезмәт күрсәтүче почтальонга, элемтә бүлегенә мөрәҗәгать итергә яисә 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия почтасының кайнар элемтәсенә шалтыратырга мөмкин.
Пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларга 8-800-600-0-357 телефоны аша Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе контакт-үзәге белгечләре җавап бирә.
Инвалидларның федераль реестры Россия тимер юлларының ерак араларга йөрүче поездларына ташламалы билетларны онлайн-режимда алу мөмкинлеге бирә
Инвалид коляскасыннан файдаланучы сәламәтлеге чикле гражданнар махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга билетны онлайн-режимда ала алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Узган айдан башлап “Россия тимер юллары” мәгълүмат системасының инвалидларның федераль реестры белән интеграцияләнүе билетларны интернет аша алырга мөмкинлек бирә. Оешмалар реестрдагы инвалидлык бирелү турындагы мәгълүматларны даими рәвештә карый алалар, бу исә гражданнарны инвалидлыклары булу фактын дәлилләүдән азат итә.
Пенсия фонды узган елның декабрендә уңышлы сынау үткәргәннән соң инвалидларның федераль реестры мәгълүматларын Россия тимер юлларына тапшыру проектын даими файдалануга күчерде. Хәзер инвалидлар билетларны онлайн-режимда алалар. Моңа кадәр инвалидларга махсуслаштырылган урыннарга билет алу өчен транспорт компанияләре кассаларында инвалидлык турында белешмә күрсәтергә кирәк иде.
Тимер юл билетлары алуны гадиләштерү инвалидларның федераль реестры хезмәт күрсәтүне җиңеләйткән очракларының берсе генә. Хәзер инвалидларга хезмәт күрсәтә торган барлык дәүләт ведомстволары реестр мәгълүматларыннан файдалана. Мәсәлән, мәшгульлек үзәге инвалидларны һөнәри реабилитацияләгәндә һәм аларга эшкә урнашырга ярдәм иткәндә реестрга мөрәҗәгать итә. Узган елның июленнән башлап федераль реестр инвалидларга ташламалы транспорт туктап тору урынын рәсмиләштергәндә дә федераль база буларак файдаланыла.
Федераль реестр мәгълүматлары беренче тапкыр 2017 елның августында, Пенсия фонды рееcтр буенча инвалидларга пенсия һәм айлык акчалата түләүне билгеләү пилот проектын гамәлгә ашырганда кулланылды. Нәтиҗәдә инвалидлык буенча барлык пенсияләр хәзер реестрга нигезләнеп билгеләнә.
Кайбыч районы прокуратурасы аңлата. Белем бирү оешмалары укучыларын хезмәткә тарту Россия Федерациясе Конституциясенең 37 статьясы нигезендә хезмәт ирекле. Һәркем үзенең хезмәткә булган сәләтләре белән ирекле эш итәргә хокуклы. Мәҗбүри хезмәт тыела. Шундый ук норма Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 4 статьясында беркетелгән. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 34 статьясындагы 4 өлеше нигезендә, укучылар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда үткәрелә торган һәм локаль норматив актларда билгеләнгән тәртиптә уку планы белән каралмаган чараларда үз теләкләре белән катнашырга хокуклы. Укучыларны аларның ризалыгыннан башка һәм балигъ булмаган балаларны аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) ризалыгыннан башка белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итү тыела. Шулай итеп, баланы мәгариф өлкәсенә хезмәткә җәлеп итүнең мөһим шарты
Кайбыч районында яшәүче бер ир - ат исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителде Кайбыч район суды җирле кешегә карата җинаять эшен карады. Ул ирне РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә булган, вәкаләтле вәкилнең исереклек хәленә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган башка транспорт чарасы белән идарә итү) гаепле дип таныды. 2020 елның августында ир-ат РФ КоАП 12.26 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу кылган өчен 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
Кайбыч районында җирле кеше административ күзәтчелек кысаларында салынган чикләүләрне бозган өчен хөкем ителде
Кайбыч районында яшәүче бер кеше РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (федераль закон нигезендә суд билгеләгән административ чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).
Элегрәк ирекләреннән мәхрүм ителгән хөкем ителүчегә 2020 елда суд 3 елга административ күзәтчелек билгеләгән, шуңа күрә аңа чикләүләр билгеләнгән: аена ике тапкыр Эчке эшләр бүлегенә мәҗбүри килү, 22-00 сәгатьтән 06-00 сәгатькә кадәр торак урыныннан читтә тору тыела.
Шуның белән бергә, 2021 елның февралендә, элегрәк, ел дәвамында үзенә йөкләнгән чикләүләрне бозган өчен 6 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, янә режимны бозган - тыю сәгатьләрендә өйдә булмаган, шулай ук төнлә полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә тоткарланган.
Суд белән
Май аенда пенсияләрне түләү һәм китерү графигы
Майда булачак ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының бүлекчәсе хәбәр итә.
“Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе түбәндә күрсәтелгән көннәрдә пенсияләр түләячәк:
- 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр тиешле көннәрдә (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча);
- 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 май көннәрдә пенсия китерү графигы буенча (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча);
- 2021 елның 11 маеннан башлап пенсия китерүнең расланган графигы буенча.
"Китерү хезмәте" акционерлык җәмгыяте 2021 елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән графигы буенча китерәчәк.
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша гадәти график буенча түләнә.
Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сез үзегезнең участок почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итэ аласыз яисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтырата аласыз.
Кайбыч районы прокуратурасы дәгъвасы буенча хөкем ителүдән зыян күрүчене дәвалауга тотылган 200 мең сумнан артык акча түләттерелгән Кайбыч районы прокуратурасы, җинаять кылган өчен хөкем ителгән җирле кешедән зыян күрүчене дәвалауга тотылган 233805 мең сум күләмендә акча түләттерү турында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә судка мөрәҗәгать итте. Дәгъвалы гариза район суды карары нигезендә, 41 яшьлек ир РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 2 өлеше буенча (зат, идарәче автомобиль, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән, исерек хәлдә булган зат тарафыннан кылынган) хөкем ителгән. Сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан зыян күрүчегә «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелде, ул "Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында" Федераль закон нигезенд
2021 елда пенсия тупланмаларын формалаштыру турында.
1967 елда һәм аннан соң туган гражданнарның 2002 елдан 2013 елга кадәр, дәүләт ярдәменнән файдалану программасында катнашучылар һәм ана (гаилә) капиталы акчасын пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдерүчеләрнең пенсия тупланмалары формалаша. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Гражданнар тупланмаларын формалаштыру һәм инвестицияләү ысулын-иминиятләштерүчене үзләре сайлый, ул Россия Пенсия фонды яисә Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин.
Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә Россия Пенсия фондына күчү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада (гариза көчәйтелгән квалификацион электрон имза белән имзаланган булырга тиеш) яисә алдан язылу юлы белән Пенсия фондының территориаль органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Болардан тыш клиентлар белән эшләү хезмәтенә нотариуста расланган ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән кеше дә гариза тапшыра ала.
Гариза кабул итеп алганда, Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга тупланган акчаларны инвестиция керемнәрен югалтмыйча 5 елга бер тапкыр күчерегә мөмкин икәнлеген хәбәр итәләр.
2021 елда инвестиция керемен югалтмыйча вакытыннан алда түбәндәге гражданнар гариза тапшыра ала:
-2016 елда гамәлдәге иминиятләштерүче пенсия тупланмаларының беренче 5 еллыгын фиксацияләгән гражданнар;
- үз тупланмаларын гамәлдәге иминиятләштерүчедә 2017 елдан бирле формалаштыручылар.
Күчү турындагы барлык гаризалар буенча пенсия тупланмалары акчалары инвестиция керемнәре сакланган күләмендә күчереләчәк. Акча гариза тапшырганнан соң 5 ел узгач күчерелә.
31 декабрьгә кадәр гражданнар гаризаларында күрсәтелгән иминиятләштерүчене алмаштыра яисә аннан баш тарта алалар, чөнки ел ахырына кадәр Пенсия фондында гаризалар буенча карар чыгарылмый. Моның өчен иминиятләштерүчедән баш тарту яисә аны алмаштыру турында хәбәр итү зарур.
Игүтибар! Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына өстенлек бирергә теләүчеләр алдан ук үзләре сайлаган фонд белән мәҗбури иминиятләштерү турында килешү төзергә тиеш. Идарәчел компаниягә күчү өчен килешү төзергә кирәкми.
Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды яисә идарәчел компанияне сайларга җаваплы һәм һәрьяклап уйлап өстенлек бирергә кирәк. Чөнки сез үзегезнең пенсия капиталыгызны арттыру өчен финанс оешмасы сайлыйсыз, шуңа күрә фондның яисә идарәчел компаниянең соңгы берничә елда эш нәтиҗәләрен өйрәнегез, аларны башкалар белән чагыштырып карагыз. Идарәчел компанияләренең эш нәтиҗәләре белән Россия Пенсия фонды сайтында, “Гражданнарга” бүлегенең “Булачак пенсионерларга” бүлекчәсендә (https://pfr.gov.ru/grazhdanam/pensions/pens_nak/osnov_sved_invest/) танышырга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының эшчәнлеге Россия банкы күзәтчелегендә.
Пенсия тупланмаларын Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларда формалаштырган гражданнарга 55 һәм 60 яшь (хатын-кызлыр һәм ир-атлар) тулгач яисә аларның вакытыннан алда пенсия алу хокуклары барлыкка килгәч, тупланма пенсияне алар сайлаган Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды билгели.
Прокуратура Кайбицкого района пресекла нарушения законодательства об электроэнергетике
Прокуратурой Кайбицкого района провела проверку соблюдения федерального законодательства в филиале открытого акционерного общества «Сетевая компания» «Буинские электрические сети».
Основанием для проверки явилось обращение местного жителя о нарушении законодательства при эксплуатации линии электропередачи.
В ходе проверки выявлены нарушения требований законодательства при эксплуатации КТП - 38 филиала открытого акционерного общества «Сетевая компания» «Буинские электрические сети», расположенной на улице Ленина д. Старое Тябердино Кайбицкого района Республики Татарстан.
Согласно ч. 3 ст. 5 Федерального закона "Об электроэнергетике" субъекты электроэнергетики обязаны соблюдать требования настоящего Федерального закона, других федеральных законов и принимаемых в соответствии с ними нормативных правовых актов Российской Федерации в области электроэнергетики, устанавливающих соответствующие требования к обеспечению надежности электроэнергетических систем, надежности и безопасности объектов электроэнергетики и энергопринимающих установок.
Проверкой установлено, что на момент выездной проверки КТП-38 дверь не была закрыта на замок, что не исключает возможности свободного доступа посторонних лиц к указанному источнику повышенной опасности.
Кроме того, на корпусе шкафа данной КТП обнаружены следы ржавчины и отсутствия покраски.
Кайбыч районы прокуратурасы «Гурнович В.С.» крестьян-фермер хуҗалыгы (алга таба-КФХ) эшчәнлегендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон таләпләрен үтәүне тикшерде. «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Федераль законның 25 нче маддәсенең 3 нче пункты нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек органнарына оешмада вакантлы эш урыннары (вазыйфалар) булу турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге мәгълүматларны мәшгульлек үзәгенә бирү гражданнарны эшкә урнаштыруның тотрыклы, нәтиҗәле системасын булдыруга, халыкның оптималь мәшгульлегенә ирешүгә юнәлдерелгән. Тикшерү күрсәткәнчә, КФХ Законының күрсәтелгән таләпләре үтәлми, 2020 нче елда һәм 2021 нче елның узган чорында әлеге хуҗалык тарафыннан «Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенә вакантлы эш урыннары (вазыйфалар) булу турында белешмәләр бирелмәгән.