ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүче миллионнан артык пенсионер бер  тапкыр бирелүче акчалата түләү алачак

        Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның  сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.

         Бу акчаны Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясе алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерлары да алачак (фиксацияләнгән түләү исәпкә алынмый).

         “Пенсионер алган әлеге акчалата түләү аңа башка төр түләүләр һәм социаль ведомстволар күрсәтә торган социаль ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмый.  Бу акчадан суд карарлары  һәм башкарма документлар нигезендә тотып калулар башкарылмый. Президент бу акчаларны якланган түләү дип бәяләде”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

        Шунысын искәртү зарур, бер тапкыр бирелүче әлеге акчаны алу өчен Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итергә кирәкми, түләү автомат рәвештә билгеләнә, пенсионер пенсия ала торган китерү оешмаларына җибәрелә һәм пенсия ала торган көнне түләнә. 2021 елның сентябрендә 10000 сум акча түләнмәгән очракта акча алдагы айларда күчереләчәк.

          Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 1120000 пенсионер алачак.

Кайбыч районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарны бозуларны кисеп чыкты


Кайбыч районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында федераль законнарның үтәлешен тикшерде.
«Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль законның 12 статьясы нигезендә Россия Федерациясе территориясендә юлларны ремонтлау һәм карап тоту юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә тиеш.
Шул ук вакытта юллар торышының билгеләнгән техник регламентларга һәм башка норматив документларга туры килүен тәэмин итү бурычы автомобиль юлларын карап тотучы затларга йөкләнә.
Тикшерү барышында ачыкланганча, төбәк әһәмиятендәге «Олы Кайбыч – Колаңгы» автомобиль юлының аерым участоклары закон таләпләрен бозып, 10 см дан артык зурлыктагы тирән колеяларга, рөхсәт ителгән тизлек белән транспорт чаралары хәрәкәтен кыенлаштыра торган һәм транспорт хезмәтләрен кулланучылар яисә өченче затлар өчен куркыныч тудыра торган ярыклар челтәренә ия.
Шундый ук юл полотносы дефектлары, алар
үз чиратында, капиталь ремонт үткәрүне таләп итә, Төбәк әһәмиятендәге «Олы Кайбыч – Камылово» – Чүти автомобиль юлының аерым участокларында табылган.
Моннан тыш, төбәк әһәмиятендәге әлеге юлларда кайбер кисәтү һәм мәгълүмат билгеләре куелмаган.
Күрсәтелгән шартлар тискәре йогынты ясый
юл хәрәкәте куркынычсызлыгына, шуңа бәйле рәвештә, машина йөртүчеләрнең юл – транспорт һәлакәтләрен, шул исәптән балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кылу куркынычы бар, шуңа күрә моңа юл куярга ярамый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы күрсәтелгән автомобиль юлларын карап тотуны гамәлгә ашыручы «Главтатдортранс» ДКУ директоры исеменә федераль закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.
Җавап бирү акты карау стадиясендә.


Кайбыч районы прокуратурасы


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

ТР дәүләт хезмәтләре порталында республика халкы өчен 34 муниципаль хезмәт күрсәтелә, шуларның 2 сен электрон рәвештә авыл җирлекләре күрсәтә

Бүгенге көндә халыкның күпчелек өлеше хезмәт күрсәтүләрдән гадәти форматта учреждениегә барып, кәгазь формасында бик күп документлар җыеп файдалануны өстен күрә. Шулай итеп, документларны тутыруга, төрле ведомстволарга баруга шактый вакыт сарыф ителә. Хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвештә алу бу проблемаларны юкка чыгара.

Электрон хезмәтләр дигәндә хакимият органнары һәм халык арасында үзара хезмәттәшлекнең хезмәт алу өчен гариза һәм кирәкле документлар тапшыру Интернет аша электрон рәвештә  башкарыла торган формасы аңлашыла. Карар кабул итү йомгаклары буенча мөрәҗәгать итүчегә нәтиҗә электрон документ формасында бирелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatatstan.ru) хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат алырга һәм электрон сервислардан файдаланырга мөмкин.

Хезмәтләр алу өчен кирәкле документлар әзерләүгә вакытны янга калдырыгыз, электрон рәвештә гариза бирегез һәм аларның статусын "өйдән чыкмыйча гына" күзәтегез.

  •  Хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре ачык һәм үтә күренмәле
  •  Чиратта тормау   Сезнең вакытыгызны экономияли
  • Электрон хезмәтләрне башкару барышын контрольдә тоту мөмкинлеге

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru, Дәүләт хезмәтләре федераль порталында gosuslugi.ru теркәлегез һәм электрон хезмәтләрдән хәзер үк файдалана алачаксыз.

Авыл җирлекләре тарафыннан  электрон рәвештә башкарыла торган муниципаль хезмәтләр исемлеге:

1.         Адреслар бирү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгару

2.         Яшел утыртмаларны кисү хокукына рөхсәт бирү

Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән турыдан-туры Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru һәм район сайтында танышырга була https://kaybici.tatarstan.ru/.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Ни өчен түләү кире кагыла?

        Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм ялгызы гына  8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлады.

        Гариза язучыларының кайберләренең шәхси кабинетларында карар кабул ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелде инде. Хәбәрнамәләр түләү билгеләнү, кире кагылу яисә  гариза карау вакытының озайтылуы хвкында булырга мөмкин.

        Шуны аңлау зарур, пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли.

        Ай саен бирелүче пособие билгеләүне кире кагу хакында карар чыгаруга сәбәпче булган төп критерийларга тукталыйк:

  1. Гаиләдә җан башының керемен Татарстанда җан башына кабул ителгән яшәү минимумыннан- 9955 сумнан артык булуы.

Мәсәлән: Гариза 2021 елның июлендә бирелеп, сезнең 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр вакыт аралыгында җан башына булган керем әлеге суммадан артып киткән очракта, пособие түләнмәячәк.

Пособие билгеләгәндә түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый:

  • 3 яшьтән 7 яшькәчә әлеге балага алдагы чорда түләнгән псобиеләр;
  • 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге әлеге балага алдагы чорда түләнгән  пособиеләр;
  • бер тапкыр күрсәтелә торган материаль ярдәм һәм иминият түләүләре;
  • социаль контракт кысаларында бирелгән акчалар;
  • гариза биргән көнгә 18 яше тулган (Россия Федерациясе субъектлары законнар җыелмасында каралган аерым очракларда – 23 яшь) балага түләнгән пособиеләр һәм башка төр түләүләр һәм алиментлар;
  • 18 яшькәчә кадәрге инвалид баланы яисә тумышлыктан 1 төркем инвалидны караучы хезмәткә яраклы кешегә ай саен бирелүче түләүләр.
  1. Гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 1037 санлы Карар белән беркетелгән нормадан артык күләмдә хәрәкәт итә-итми торган милке булу (мәсәлән: гариза язучының 2 яисә аннан күбрәк автомобиле, гомуми мәйданы гаиләнең һәр кешегә 24 квадрат метрдан арткан 2 яисә күбрәк фатиры булу, гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк бала булган очракта, күрсәтелгән нормадан артыграк рөхсәт ителә*).
  2.  Пособие сорап язылган гаризада дөрес яки тулы булмаган мәгълүматлар: МИСАЛЛАР:

а) түбәндәге мәЪүлүматлар юк:

- йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы;

- алимент түләтү турында карар чыгарган суд органының тулы исеме адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем - фамилиясе.

б) Мәгүлүматлар дөрес күрсәтелмәгән:

- баланың СНИЛСы;

- баланың исем-фамилиясе, әтисенең исеме (гаилә әгъзаларының);

- баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне;

- гаилә составы турындагы мәгълүмат;

- гаилә хәле турында;

- гаризага гаиләдә җан башына айлык керемне исәпләгәндә исәпкә алына торган гаилә әгъзасы өстәлгән.

  1. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау (“нуль кереме кагыйдәсе”). Пособие гаиләдәге өлкә кешеләрнең хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем, пенсия) булганда билгеләнә.

Керем булмау объектив тормыш шартлары белән нигезләнгән очракта, “нуль кереме кагыйдәсе” кулланыла. Керем булмауга түбәндәге сәбәпләр нигез булып тора:

  • күп балалы гаиләдә әти-әнинең берсенең 12 ай дәвамында кереме юк, икенчесе хезмәт, эшмәкәрлек яисә иҗади эшчәнлек, пенсия яки стипендия формасында керем ала;
  • ялгыз ата яки ана турында сүз барганда (баланың рәсми рәвештә я әнисе, я әтисе генә бар, икесенең берсе я үлгән, я баланың таныклыыгына язылмаган, я хәбәрсез югалган);
  • 3 яшькә кадәрге баланы карау;
  • инвалидлык булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене тәрбияләү;
  • 23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә укуы:
  • чакыру буенча хәрби хезмәттә булу һәм хәрби хезмәттән кайткач өч ай вакыт;
  • “эшсез” статусында булу (мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми төркәлгән булу раслану һәм 6 ай дәвамында шул статуста булу);
  • иректән мәхрүм ителү вакыты һәм азат ителгәннән соң өч ай вакыт.
  1. Кире кайтарылганнан соң бердәм дәүләт хезмәтләре аша гаризасын төзәтеп кабат бирмәү.
  2.  Гариза белән мөрәҗәгать итүченең Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә 10 эш көнендә документлар (мәгълүматлар) бирмәү (мәсәлән: чит дәүләтләрнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән документларны тапшырмау (туу турында таныклык, суд карары, язылышу турында таныклык) гариза язучының һәм аның 23 яшькәчә гаилә агъзаларының урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортының көндезге уку бүлегендә укуны раслаучы белешмә һәм башка документлар**).
  3. Булачак әниләргә һәм ялгыз әти-әниләргә үзләренең яшәү шартларының әлеге критерийларга туры килүен бәяләргә һәм гариза  язганда  игътибарлы булырга кирәк!

 

“Түләүләрнең икесе дә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләп билгеләнә. Шуңа күрә, гаилә агъзаларының һәркайсының материаль хәлен объектив бәяләү өчен, алар турында шактый бай мәгълүмат тупларга кирәк: рәсми керем, социаль ярдәм чаралары, хәрәкәт итә- итми торган милек иясе булу, мәшгульлек үзәгендә исәптә тору-тормау һ.б. Әлеге мәгълүматларны алу өчен белгечләр төрле оешма ведомстволарга сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләрнең Дәүләт хезмәтләре порталына гариза карау 20 көнгә озынайтыла дигән хәбәр килү әнә шул сорауларга җаваплар алынмау белән бәйле. Гариза каралуның максималь срогы – гариза төркәлгәннән соң 30 эш көне (календарь көн түгел);- дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.


6
август, 2021 ел
җомга

Татарстанда яшәүче 484 257 бала 10000 сум акча алды

        Бу атнадан башлап Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады.

       Исегезгә төшерәбез, бу төр түләүне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь, указга кул куелу вакыты – 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган балалар, шулай ук мәктәп программасы буенча белем алуны дәвам итүче физик мөмкинлекләре чикле гражданнар ала.

       Гаризалар 3 ай дәвамында – октябрь ахрына кадәр кабул ителә. Акча гариза белән мөрәҗәгать итүче гаризасында күрсәткән исәп счетына күчерелә. Ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының картасыз счеты (саклык кенәгәсе яисә) банк картасы булырга мөмкин.

      Белешмә өчен: 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны Татарстанда яшәүче 563 000 бала алачак. Түләүләрнең гомуми күләме 5,63 млрд. Сум тәшкил итә.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы, «Интернет» челтәре сайтларында урнаштырылган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәсендә, тиешле рөхсәттән (лицензиядән) һәм нинди дә булса документлардан башка, хәрби ату коралын сату һәм алу турында белешмәләре булган 2 Интернет-битне ачыклады.

Хәрби ату коралын тиешле рөхсәтеннән (лицензиядән) башка сату һәм сатып алу турындагы мәгълүматка ирекле керү «Корал турында» Федераль законда каралган чикләүләргә каршы килә һәм чикләнмәгән затлар даирәсенең, шул исәптән балигъ булмаган балаларның хокукларын бозу өчен шартлар тудыра, шулай ук террорлык актларын һәм башка җинаятьләрне кылу, шул исәптән мәгариф һәм башка оешмаларда, кешеләр җыелган урыннарда кылу сәбәбе булырга мөмкин.

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан район судына «Интернет» челтәрендә Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүматны тану турында ике административ дәгъва гаризасы җибәрелде.

Прокуратура гаризалары карау стадиясендә.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләр

 

Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый.

Пособие кемнәргә түләнә?

Әлеге төр түләү 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә (балага агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш). Ул Россия территориясендә яшәүче Россия гражданнарына гаилә кереме күләмен исәпкә алмыйча гына бирелә.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Мәктәп укучыларына түләүгә гаризалар август аенда автомат рәвештә формалаштырылды. 6-18 яшьлек балаларның әти-әниләренең күпчелегенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар, фондта булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә формалаштырылып, ата-аналарның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына таратылды. Түләүне рәсмиләштерүне төгәлләү өчен ата-аналарга гаризадагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә һәм эшкәртүгә рөхсәт кенә бирергә кирәк.

Гаризалар тутырганда, Пенсия фонды узган ел 16 яшькәчә балаларга пособие түләү барышында туплаган мәгълүматлар файдаланыла. Аларга гариза бирүче ата-ананың  исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС), балалар турында мәгълүматлар, шул исәптән гражданлык халәте актларын теркәү бүлегеннән алынган язмалар, шәхси лицевой счет номеры һәм акча күчерелергә тиешле счет номеры керә. Шул мәгълүматларның кайберләре хәзер актуаль булмаган яисә башкаларына алмаштырылырга тиеш булган очракта, ата-ана аларга үзгәреш кертә.

Агымдагы елның 11 июлендә үк инде ата-аналарның, шул исәптән узган елда гаризаларны Пенсия фондына китереп тапшырып, соңрак электрон кабинет ачканнарының да шәхси кабинетларында гаризалар күренә башлады. Чынлыкта исә гаризалар 15 июльдән карала башлый һәм 3,5 ай дәвамында – октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Түләү алуга хокуклары булган ата-аналар әлеге вакыт аралыгында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Уллыкка алучылар һәм попечительләр гаризаны электрон вариантта тапшыра алмый, аларга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия фондында гариза теркәлгән көн гариза тапшырылган көн дип санала. Гаризалар нигездә 5, аерым очракларда 10 эш көнендә карала.

Пособие кайчан түләнә башлый?

Акчалар август аенда мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризада күрсәтелгән счетларына күчереләчәк. Ул Россия территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының саклык кенәгәсе яисә банк картасы булырга мөмкин.

Пособие нинди сәбәпләр белән түләнмәскә мөмкин?

Түбәндәге сәбәпләр пособие түләмәскә нигез була: баланың яисә гариза бирүченен Россия гражданлыгы булмау; баланың яше Указда күрсәтелгән яшь аралыгына туры килмәү; 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле баланың мәктәптә укымавы; әтинең яисә әнинең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе; балага карата опекунлык яисә попечительлек хокукы бетү; мәктәптә укучы яисә инвалид баланың үлеме; дөрес булмаган мәгълүмат бирү яки пособиенең моңа кадәр ата-ананың берсенә түләнүе. Түләүне кире кагу турындагы хәбәрнамә, сәбәбе күрсәтелеп, гражданнарның дәүләт порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Белешмә: Татарстанда 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүгә 468мең бала дәгъва итә. Түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд. сум тәшкил итә.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

88-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының 219 статьясына физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәткән өчен салым түләүче түләгән суммада социаль  кире кайтарыла торган түләнгән салым бирү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Гражданнар салым чорында физик культура һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлекне төп эшчәнлек төре буларак гамәлгә ашыручы физкультура-спорт оешмалары, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан күрсәтелгән физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен үз акчалары исәбеннән түләнгән суммада салым түләүчегә, аның 18 яшькә кадәрге балаларына (шул исәптән уллыкка алынганнарына), 18 яшькә кадәрге тәрбиягә алынган балаларга кире кайтарыла торган түләнгән салым түләүләрен ала алачак.

Шуның белән бергә, кире кайтарыла торган түләнгән салым күләме узган ел өчен башка социаль салым түләүләрен кире кайтару суммалары белән бергә 120 мең сумнан артып китә алмый. Әлеге акчаны салым түләүче узган ел нәтиҗәләре буенча тиешле хезмәтләргә түләгән чыгымнарны чагылдыручы  3-НДФЛ формасы буенча декларация биргәч алырга мөмкин булачак.

2021елның 5 апрелендәге  88-ФЗ номерлы Федераль  законның югарыда күрсәтелгән нигезләмәләре  2022 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Кайбыч районы прокуратурасы 40 яшьлек җирле яшәүчегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 нче өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда (балаларны карау өчен акча түләмәү) гаепле дип таныды.

Судта ачыкланганча, хөкем ителүче 2021 елның февраленнән 2021 елның апреленә кадәр чорда  27 мең сумнан артык суммада алимент түләүдән кача. Ир-ат элегрәк тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган була.

Алимент бурычының гомуми суммасы 583 мең сумнан артып китә.

Гаепләнүче үз гаебен таныды.

Суд, дәүләт гаепләве позициясен исәпкә алып, гаеплене хезмәт хакыннан 5% тотып калып, 10 айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Кайбыч районы прокуратурасы


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе белән берлектә, оешмалар тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләү бурычларын үтәү өлешендә, салым законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.

РФ Салым кодексының 77 статьясы нигезендә, салым органнары салым түләтү өчен салым түләүче милкенә арест салырга мөмкин, ул бары тик прокурор санкциясеннән (рөхсәтеннән) генә башкарыла.

Кулга алу салым түләүченең милек хокукын вакытлыча чикләү булып тора һәм салым йөкләмәләрен тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләгәндә милекне кулга алу төшерелә.

Тикшерү күрсәткәнчә, "Подберезье" агрофирмасы " җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 220 мең сумлык салымнар (шул исәптән штрафлар һәм пенялар буенча) буенча бурыч бар.

Салым йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында район прокуратурасы салым органының предприятие милкенә арест салу турындагы карарын санкцияләгән.

Милекне кулга алу, аны тормышка ашыру һәм салым бурычларын түләү Кайбыч районы прокуратурасы контролендә тора.

Кайбыч районы прокуратурасы

Прокурор урынбасары

Хафизов Фатыйх с. т. 89178941910


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International