Пенсияләр “Мир” милли түләү системасына күчерелә
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.
Федераль закон белән расланган “Мир” яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды.
Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр “иске” карталарын “яңа” “МИР” картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа карта ясатырга гариза язарга кирәк.
Пенсияләрне “МИР” түләү системасы картасы белән алуга күчү пенсионерлар үзләре ияләшкән пенсия алу көнен үзгәртми. Пенсия күчерә торган торган банклар “МИР” картасын түләүсез ясыйлар һәм картага бушлай хезмәт күрсәтәләр.
“МИР”картасын алмаштырганда пенсия күчерә торган исәп счеты үзгәргән очракта пенсионерга дәүләт хезмәтләре яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша исәп-хисап счетының үзгәрүе турында гариза юлларга яисә 2020 елның 1 октябренә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсияләрен почта, китереп тапшыру хезмәте аша алучы яисә банк счетына (сберкнижкага) күчертүче гражданнарга “МИР” картасын алырга кирәкми.
Балаларга тиешле акча алуга гариза язарга соңга калмагыз
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.
Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар соралмый.
3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.
Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт- үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.
16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә акчалата түләү алырга гариза язу өчен айдан артык вакыт калып бара
Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Пенсия фонды 3 яшькә кадәрге балаларга бишәр мең сум акчаны апрель аеннан башлап түләде, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10ар мең сум акча бирелә.
Болардан тыш, Президентның 23 июнь указы нигезендә 16 яше тулмаган балалрның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекун һәм попечительләргә һәр балага 10 мең сум күләмендә өстәмә акчалата ярдәм күрсәтелде. Әлеге түләүнең үзенчәлеге – бу акча автомат рәвештә, айлык яисә бер тапкыр бирелә торган түләүгә кабул ителгән мөрәҗәгать мәгълүматларына таянып бирелде.
“Коронавируска бәйле рәвештә бирелә торган акчаларны алуга хокукы булган һәр гаилә бу мөмкинлектән файдаланып калсын иде. Акча түләүне сорап әлегә кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр агымдагы елның 30 сентябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фонды идарәләренең клиентлар белән эшләү бүлеге аша гариза юлларга тиеш,” – дип билгеләп үтте. Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Тулырак мәгълүмат алу яисә кабул ителүгә алдан язылып кую өчен 2-79-27-27 телефоны буенча Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Исегезгә төшерәбез!
Гариза тутыру өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:
-мөрәҗәгать итүченең паспорты;
-акчалата түләү алу хокукы булган һәр баланың туу турында таныклыгы;
-мөрәҗәгать итүченең банк реквизитлары (акчаны Россия Почтасы бүлекчәләре аша түләү законда каралмаган);
-баланың опекага алынуын раслаучы документ (опекуннар өчен).
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яше тулмаган һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга акчалата түләүләр тәртибен аңлатучы мәгълүматлар урнаштырылган.
Кайбыч районы прокуратурасы Зур Подберезье авылында яшәүче 65 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Җәмәгать суды тарафыннан ул РФ Җинаять кодексының 119 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы булганда).)
Суд тарафыннан 2020 елның 3 июнендә үз өендә исерек хәлдә кызы белән ызгыш-талаш вакытында, аны куркыту максаты белән өстәлдән пычак алуы һәм үтерү белән янау сүзләре әйтеп, аның ягына юнәлүе ачыклана.
Зыян күрүче, әтисе әйткән янауны аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен чын куркыныч дип кабул иткән һәм өйдән чыгып киткән, аннары гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд аңа 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Карар законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы
2020 елның 21 августында Кайбыч районы Надеждино авылының бер йортында 1992 елда туган, күп санлы пычак белән кадау яралары булган җирле кешенең мәете табыла.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип таныды.
Вакыйга урынына тикшерү төркеме белән берлектә район прокуроры Сөләйманов Алмаз чыкты.
Башлангыч версия буенча, 2020 елның 20 август кичендә элек иректән мәхрүм итү урыннарында бергә җәза алган ике ир-ат арасында низаг була. Кайбыч районының Колаңгы станциясендә яшәүче 26 яшьлек кеше шәхси ызгыш вакытында мәетнең төрле өлешләре буенча 60тан да ким булмаган пычак белән кадый.
Шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган, ул үтерүдә гаепен таныган, пычак яшергән урынны күрсәткән.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Җинаять эшен тикшерү район прокуратурасы контролендә тора.
Район прокуроры урынбасары Ф. Ф. Хафизов
Бүген Россия Федерациясенең Дәүләт флагын бәйрәм итү көнендә Федоровка авылы китапханәчесе Серякова м. в. балалар белән танып-белү сәгате үткәрде
"Россия флагы-держава символы"
Хөрмәтле Федоровское авылы халкы һәм кунаклары! Бүген Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Сезне бу бәйрәм белән котлыйбыз! Дәүләт флагы-бәйсез һәм көчле Россия символы. Ул илебезнең Бөек үткәнен һәм аның киләчәккә омтылышын гәүдәләндерә. Сезгә тынычлык һәм иминлек, тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез. Өйләрегездә һәрвакыт иминлек һәм татулык булсын.
Пенсиягә кагылышлы документлардан персональ мәгълүмат турында консультацияне Пенсия фондына бармыйча да алып була.
Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.
“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.
“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин. Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар алдан язылу тәртибендә кабул ителәләр.
Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.
“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.
“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин. Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар алдан язылу тәртибендә кабул ителәләр.
14 август көнне Федоровский авыл мәдәният йортында "иң җырлаучы авыл"район фестиваль-конкурсының турыдан-туры эфиры узды.