ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

Федоровское авылында республика программасы буенча яңа ФАП төзелеше башланды.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Кайбычлылар, социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин

       Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, социаль пакеттан файдалану хокукы булган, ләкин моңарчы аннан баш тарткан, федераль ташламаларга ия гражданнарга фикерләрен үзгәртү өчен вакыт аз калып бара. Безнең районда федераль ташламаларга ия булган 1723 кешенең 675е дару препаратлары ала.

          Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара­ транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.

 


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Зиганшин Рәфис Мөбаракша улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, озын гомер, якыннарының һәм туганнарының мәхәббәтен тормышта уңышлар  телибез!


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Пролетарской урамында үзара салым акчасына  юл төзү эшләре тегәлләнеп килә.


25
август, 2018 ел
шимбә

Бүген, бәйрәм  безнең юбиляр Филин Сергей Михайлович! Котлыйбыз Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белэн! Телибез Сезгә  сәламәтлек һәм уңыш. Булсын бик күп матур вакыйгалар  тормышыгызда. Шатлык, мәхәббәт, муллык, яхшы тәэсирләр һәм ачышлар. Туган көнегез белән.


18
август, 2018 ел
шимбә

Бүген юбилеен билгеләп үтә Садриев Фирдәвес Абрарович - 60 еллыгын һәм  Тимуршина Рузилә Гадельхаковна-45 ел!!!

Гомерне бит еллар билгеләми. Яшәү дәрте булсын күңелегездә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар. Юлдаш булсын сезнең гомерегездә.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Үзара салым акчасына Пролетарский урамында яңа юл төзелеше башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International