Буген Федорвский авылында яңа модульле ФАП ачылды.ФАП ачылу тантанасында Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Рахматуллин А.И. һәм Дәүләт Думасы депутаты Гильмутдинов И.И. катнашты.
23 октябрь көнне Өлкәннәр декадасы кысаларында Федоровский авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, авыл китапханәсе мөдире һәм Федоровский авылы мәдәният йорты методисты һәм Федоровский мәктәбе укучылары белән Федоровский авылының картлар һәм инвалидлар интернат йортында булдылар.Интернат-йортта яшәүчеләр өчен зур булмаган концерт, сыйлар әзерләнгән иде. Кунаклар йорт халкына сәламәтлек, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләделәр
Яңа урам буенча юл төзелеше тәмамланды
Нәбиуллина Рузалия Шәрипҗан кызын юбилее белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм ямь телибез!
Федоровское авылында республика программасы буенча яңа ФАП төзелеше башланды.
Кайбычлылар, социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин
Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, социаль пакеттан файдалану хокукы булган, ләкин моңарчы аннан баш тарткан, федераль ташламаларга ия гражданнарга фикерләрен үзгәртү өчен вакыт аз калып бара. Безнең районда федераль ташламаларга ия булган 1723 кешенең 675е дару препаратлары ала.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.
Зиганшин Рәфис Мөбаракша улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, озын гомер, якыннарының һәм туганнарының мәхәббәтен тормышта уңышлар телибез!
Пролетарской урамында үзара салым акчасына юл төзү эшләре тегәлләнеп килә.
Бүген, бәйрәм безнең юбиляр Филин Сергей Михайлович! Котлыйбыз Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белэн! Телибез Сезгә сәламәтлек һәм уңыш. Булсын бик күп матур вакыйгалар тормышыгызда. Шатлык, мәхәббәт, муллык, яхшы тәэсирләр һәм ачышлар. Туган көнегез белән.
Бүген юбилеен билгеләп үтә Садриев Фирдәвес Абрарович - 60 еллыгын һәм Тимуршина Рузилә Гадельхаковна-45 ел!!!
Гомерне бит еллар билгеләми. Яшәү дәрте булсын күңелегездә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар. Юлдаш булсын сезнең гомерегездә.