ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Белдермә

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектын урнаштыру, шулай ук Хисап проектына искәрмәләр бирү тәртибе һәм вакыты турында

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

«Дәүләт кадастр бәяләмәсе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларына дәүләт кадастр бәяләмәсен үткәрү турында» 21.02.2022 № 540-р Республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә капиталь төзелеш объектларына дәүләт кадастр бәяләмәсе үткәрелә.

Капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча дәүләт бюджет учреждениесе Дәүләт үзәге


13
октябрь, 2023 ел
җомга

Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны дистанцион рәвештә алырга мөмкин

 

 Кайбыч районында СФР клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) федераль законнар үзгәрешләренә ярашлы рәвештә гражданнар үзләренең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны электрон хезмәт кенәгәсе формасында ала ала.

 Мәгълүматлар белән гражданнар шәхси кабинет аша СФР сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, яки смартфоннар өчен махсус кушымта аша таныша ала. Электрон документ формасындагы күчермә СФРНЫҢ ЭЦП (электрон-цифрлы имза) белән расланган, һәм юридик әһәмияте буенча мондый документ традицион кәгазьгә тигез. Шулай итеп алынган мәгълүматны кирәк булганда мәгълүмат чарасында сакларга, бастырырга яки e-mail аша җибәрергә мөмкин.

 Шәхси кабинетка керү өчен, дәүләт хезмәтләре сайтында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (сиа) теркәлергә һәм расланган хисап язмасын алырга кирәк. Шәхси кабинетка керү өчен исп кирәк


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары

 

 

         Социаль фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына  түбәндәге социаль ярдәм чараларын күрсәтә:

 

         - чакырылыш (мобилизацияләнү) буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына 15 548 сум күләмендә айлык пособие.

 

        Түләү әтисенең хәрби хезмәт итү чорында бала туган көннән башлап билгеләнә. Акчалар балага өч яшь тулганчы,  әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр  түләнә.

 

        - йөклелек  срогы 180 көннән дә ким булмаган  йөкле хатыннарга бер тапкыр 36 278 сум күләмендә  пособие түләнә.

 

          Мобилизацияләнгән  хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы - ул махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ташламалы шартларда билгеләнә торган бердәм пособие. Пособие билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган  хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме исәпкә алынмый.

 

          Мобилизацияләнгән гражданнарга нуль керем кагыйдәсе дә кагылмый:  ир белән хатынның объектив сәбәпләрсез рәсми хезмәт хаклары булмыйча,  гаилә мохтаҗ дип танылган очракта да пособие билгеләнәчәк. Моңа кадәр  ир йә хатынның кереме булмау сәбәпле пособие билгеләнмәгән булса, гаилә  Россия Социаль фонды бүлегенә түләү билгеләүне сорап  кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

          Исегезгә төшерәбез, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.

 

         Моннан тыш, Татарстан Социаль фонды, хәрби җәрәхәт алу  нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга 1000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин итүне билгели.


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 17 мең күп балалы ана пенсияне пенсия яшенә җиткәнче ала

 

          Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшендә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар элеге хокуктан   56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

          Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге  таләпләр үтәлергә тиеш : 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплау, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү йә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.

Татарстанлылар аша хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентларының санын sfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинетларында яки дәүләт хезмәтләре порталында ачыклый алалар


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионер югары күләмдә пенсия ала

      Россия Социаль фонды 80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне ике тапкырга арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мондый өстәмәләрне 140 000 артык пенсионер ала.

      2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең  арттырылмаган күләме 7 567, 33 сум тәшкил итә.

      "Сиксән яшькә җиткән пенсионерларның барысының да теркәлгән түләүне арттыру хисабына картлык буенча югары күләмдә пенсия алу хокукы бар.  Гомуми тәртип буенча исәплләнгән иминият пенсиясен алучы  80 яшьтән узган пенсионерлар өчен билгеләнгән түләү күләме ике тапкырга арта һәм 2023 елда 15 134, 66 сум тәшкил итә. Пенсия пенсионерның туган көненнән арттырыла. Моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми.  Социаль фонд  80 яше тулган пенсионерның пенсиясен мөстәкыйль рәвештә арттыра  ", - дип аңлатты республика буенча Социаль фонд идарәчесе.

       Мондый өстәмәләр картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия яки инвалидлык буенча пенсия алучыларның  пенсияләрен арттыру законда каралмаган. Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар да әлеге хокуктан файдалана алмый.

       80 яшькә җиткән I төркем инвалидларның да теркәлгән түләүләре ике тапкыр арттырылмый, чөнки алар моңа кадәр үк пенсияләрен арттырылган күләмдә алалар. Закон буенча пенсия бер үк вакытта ике нигез буенча арттырыла алмый.

        Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның нинди пенсия алуларына бәйсез рәвештә үзләрен тәрбияләүче эшкә сәләтле, әмма рәсми рәвештә эшләмәүче кешегә карау буенча түләү рәсмиләштерү хокуклары бар. Карап торучы затка 1200 сум күләмендә түләү ай саен   хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешенең пенсиясе белән бергә күчерелә. Караучы кешегә  хезмәт күрсәткән өчен түләүне пенсионер үзе теләге белән башкара.

        Өлкән яшьтәге пенсионерны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкнең  клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп бирергә кирәк.


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Елның җылы чорында дөньяның төрле төбәкләрендәге курорт зоналарында кешеләрнең күпләп җыелуы шартларында кискен эчәк һәм башка инфекцияләр барлыкка килү куркынычы арта, алар арасында энтеровирус этиологиясе авырулары актуаль.

Мондый куркынычлар кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында шәхси гигиенага игътибарның кимүе, җиһазландырылмаган урыннарда ризык сатып алу һәм куллану, чимал су куллану, җиһазландырылмаган пляж территориясе булган урыннарда су коену белән бәйле.

Энтеровирус инфекциясе (ЭВИ )tterovirus ыругы вируслары китереп чыгарган бөтен җирдә таралган йогышлы авыру. Энтеровируслар тышкы мохиттә тотрыклы, түбән температураны яхшы кичерә: суыткыч шартларында алар берничә атна дәвамында саклана, суүткәргеч суында 18 көнгә кадәр, елга суында бер айга якын, чистартылган агынты суларда ике айга кадәр яши.

Инфекциянең чыганагы - авыру яки авыруны китереп чыгаручы кеше генә. ЭВИ еш кына маленга йога

Инвалидлык буенча  пенсия гражданнардан гариза алмыйча гына билгеләнә

         

            Социаль фонд  пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Кешенең инвалидлык  алуы турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә. Инвалидның  дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша  пенсия билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.

           Социаль фонд моңа кадәр  билгеләгән түләүләр пенсионерга нинди  ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Моңа кадәр  фонд линиясе буенча  түләүләр алмаган очракта гражданга дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстанның Социаль фонды клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәк аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны пенсионер үзе яки аның  законлы вәкиле  эшли ала.

           Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд инвалидлыклары булган гражданнарның пенсияләрен проактив форматта кабат исәпли, аларга айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы кебек социаль пособиеләр билгели. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала. Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалид статусы алганчы пенсионер булмаган кешеләргә түләнә. Пенсия яшендәге кеше инвалидлык алган очракта аңа,  өстәмә буларак, автомат рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе  һәм  картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда 400 дән артык гаилә  тәрбиягә бала бирү очрагында бер тапкыр түләнә торган пособие алды

 

        Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 412 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр түләнә торган пособие алды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы бүлеге 11 миллион сумга якын акча күчерде.

       Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналарга күрсәтелә торган  ярдәм чарасы. Аларның Россия Федерациясе  гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.

       "Түләү бер тапкыр бирелә торган, ягъни фиксацияләнгән булганга, ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Татарстанда бу сумма - 22 909,03 сум тәшкил итә. Гаилә берьюлы берничә бала алган очракта, аларның һәрберсенә пособие түләнә. Ә инде тәрбиягә  инвалид бала, җиде яшьтән өлкәнрәк бала, яисә абыйлы-энеле бертуган балаларны уллыкка алган очракта у сумма 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

       Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Социаль фондка яки  күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала. Калган барлык кирәкле  документлары фонд хезмәткәрләре ведомствоара хезмәттәшлек буенча  соратып алачаклар. Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе сорала).

      Шунысы мөһим: гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында шартнамә төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк. Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кабул ителгәннән соң 10 эш көне эчендә чыгарыла. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә йә аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

        Әгәр сорауларыгыз булса, (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 08.15 дән 17.30 га кадәр, җомга 08.15 дән 16.15 кә кадәр 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондка шалтырата аласыз


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Социаль фонд клиентлар хезмәтенең яңа эш графигы
Яр Чаллы шәһәрендә 200дән артык граждан кирәкле булып чыкты

Быелның апреленнән Чаллы шәһәрендә СФР Татарстан бүлекчәсенең клиентлар хезмәте гражданнарны кабул итүнең эксперименталь графигы буенча эшли, шул исәптән ял көннәрендә дә. Кабул итү өчен өстәмә вакытта белгечләргә консультация сорап 200дән артык граждан мөрәҗәгать итте.
"Пилот проекты кысаларында Чаллы шәһәренең клиентлар хезмәтендә кабул итү сәгатьләре артты, хәзер белгечләр кабул итүне 8:00дән 20:00гә кадәр алып бара, плюс – ял көннәрендә гражданнарга хезмәт күрсәтү оештырылган. Социаль ярдәм чараларының күбесен алу өчен «дәүләт хезмәтләре»порталында Шәхси кабинет аша гариза бирү җитә. Ләкин Фондның клиент хезмәтенә шәхси сәфәр кирәк булса, алдан язылу сервисы аша яки СФР 8-800-1-00000-1 бердәм телефон номеры буенча кабул итүгә язылырга киңәш итәбез. Бәлки, контакт-үзәк операторлары фондка шәхси мөрәҗәгать итмичә дә мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәрләр», - дип хәбәр итә


21
июль, 2023 ел
җомга

Прокурор производствода җәрәхәтләнгән хезмәткәрнең хокукларын яклый ала


РФ ГПКның 45 маддәсенә ярашлы рәвештә прокурор гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Нигез булып гражданнарның аңа хезмәт (хезмәт) мөнәсәбәтләре һәм алар белән турыдан-туры бәйле башка мөнәсәбәтләр өлкәсендә бозылган яки бәхәсле социаль хокукларны, ирекләрне һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау турында мөрәҗәгать итүе тора ала.
РФ ГК 1084 маддәсе нигезендә, әгәр закон яки килешүдә җаваплылыкның югарырак күләме каралмаган булса, килешү йөкләмәләрен үтәгәндә гражданның тормышына яки сәламәтлегенә китерелгән зыян әлеге бүлектә каралган кагыйдәләр буенча каплана. 
«Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында» 1998 елның 24 июлендәге 125-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясының 3 өлеше нигезендә, производствода бәхетсезлек очрагы белән бәйле рәвештә иминиятләштерелгән кешегә мораль зыянны каплау яки профессио


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International