ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына акчалата түләү

          Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган түләүне бирә башлады.

        Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, 1941-1945 еллар вакыйгаларында турыдан-туры катнашкан гражданнарга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче бу акчаны пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә апрель аенда ук күчерә.

       «Татарстанда Җиңү көненә ел саен бирелүче әлеге  түләүне 438 ветеран алачак. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагындагы мәгълүматлар нигезендә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка башкарыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

          Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Гражданнарның кайбер категорияләренә Җиңү көненә еллык акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда  инвалидлык буенча 1500 артык пенсия гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнде

       Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.

       Ел башыннан Татарстанда яшәүче 1500 гә якын инвалидка пенсия шул ысул белән билгеләнде. Сүз инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр турында бара. Гамәлдәге пенсионерга инвалидлык бирелгән очракларда Пенсия фонды айлык акчалата түләү билгели.

       Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турындагы карар федераль реестрдан инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарылганнан соң, өч эш көне дәвамында Пенсия фонды бу турыда гражданинга хәбәр итә. Пенсия билгеләнү турындагы хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, исәпкә алу язмасы булмаса,почта аша килә.

        Пенсия билгеләнгәннән соң аны китерү ысулын гражданин үзе билгели. Пенсияне китерү ысулы турындагы гаризаны Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында  шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне китерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин, моның өчен яңа гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән бирергә кирәк. Гаризаны шулай ук шәхси кабинет аша Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга, Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

        Пенсия инвалидлык бирелгәнче пенсионер булмаган гражданнарга билгеләнә. Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта Пенсия фонды өстәмә рәвештә айлык акчалата түләүне билгели.

        «Кайбер дәүләт хезмәтләрен актив режимда,  ягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка күрсәтү социаль казначылык принцибы


9
апрель, 2022 ел
шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы Морза Бәрлебашта яшәүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Судта 2022 елның 21 гыйнварында хөкем ителүченең исерек хәлдә медицина тикшерүе үтү таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылуы, үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамавы һәм янә исерек килеш руль артында тоткарлануы ачыклана. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җинаять – башкарма инспекциясе белән килешеп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган объектларда мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән. Кайбыч районы прокуратурасы


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа төр  пособиеләргә гаризалар 1 майдан кабул ителә башлый

   Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала. Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда  гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай - апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.

    Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә уртача җан башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнәчәк.

    Яна пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча уртача - 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие  төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент куләмендә пособие билгеләп тә  гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә.

    Исегезгә төшерәбез, хәзер 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.


25
март, 2022 ел
җомга

1 апрельдән татарстанлыларның социаль пенсияләре артачак.

        Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.

        2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү пенсионерның 2021 ел өчен яшәү минимумы күләме 2020 елның  шул чорына нисбәтле буларак 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде.

        Россия Президентының 2021 елда яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр  8,6%ка индексацияләнә.

        Татарстанда  апрель индексациясе социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы 80 мең артык пенсионерга кагылачак.

        Хәрби хезмәткәрләр, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып тора.

         Төрле сәбәпләр аркасында җитәрлек хезмәт стажы тупламаган, туендыручысын югалткан, әти-әнисез калган ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әти-әнисе билгеле булмаган инвалид балалар да социаль иминият пенсиясе алучылар исәбенә кертелә.

         “Инвалидлык буенча социаль пенсия алучы эшләүче пенсионерларның пенсияләре генә индексацияләнәчәк. Рәсми эшләү факты картлык буенча социаль пенсия алучы пенсионерны индексациядән генә түгел, пенсия алудан тулысынча мәхрүм итә, чөнки  пенсионерның эшләү чорыннда пенсия түләү тулысынча туктатыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды  идарәчесе Эдуард Вафин.


18
март, 2022 ел
җомга

           295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсен электрон вариантына өстенлек бирде

          Хезмәт кенәгәсе  -  кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм  хезмәт стажын раслаучы төп документ.

          Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын  сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.

          "Электрон хезмәт кенәгәсенең  төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

            Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

           Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

           Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда  бастырып алырга яисә  электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

           Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Баланы уллыкка алганда бер мәртәбә түләнә торган пособие

 

         Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.

         Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.

         Түләү күләме  уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынган балага  8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум  тәшкил итә.

          "Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар  хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

         Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Документларның - уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.

          Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары кергәннән соң  10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки  мөрәҗәгать итүчедән  түләүгә хокукны раслый торган документлар килеп җитмәгән очракта, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

          Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.


11
март, 2022 ел
җомга

Февральдә арткан пенсияне гыйнвар өчен тиешле өстәмә түләүләр тулыландырды

            Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе  эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән  соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

          Индексация ике этапта узды. 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9 %ка, ә 1 февральдән, Россия Президенты тәкъдиме буенча йөкләмәсе буенча, өстәмә рәвештә 8,6 %ка индексацияләнде.

         Индексациядән соң билгеләнгән пенсиянең төгәл күләмен ПФР сайтындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин. Моның өчен "Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турындагы белешмәгә заказ бирергә" электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки белешмә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы  мөһер белән расланган. Белешмәне бастырып алырга да мөмкин.

        Исегезгә төшерәбез, индексациядән соң һәр пенсионерның  пенсиясе ул элек алып килгән пенсия  күләменә бәйле рәвештә арта.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге сугыш ветераннарын, хәрби хезмәткәрләрне һәм барлык ир-атларны якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән котлый һәм хәрби хезмәткәрләргә пенсия билгеләүнең кайбер үзенчәлекләрен искә төшерә.

      Тиешле еллар эшләгән өчен  яки инвалидлык буенча Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм башка көч ведомстволары линиясе буенча пенсия билгеләнгән хәрби пенсионерлар Пенсия фонды линиясе буенча икенче пенсиягә - картлык буенча хезмәт пенсиясенә дәгъва итә алалар.

      Эштән  туктаганнан соң запаска күчкән хәрби хезмәткәр "гражданлык" хезмәтендә хезмәт эшчәнлеген дәвам итсә, эш бирүчеләр алар өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасына иминият кертемнәрен түли. Бу хәрби пенсионерга Пенсия фонды мәгълүмат базасында теркәлә торган пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

       Көч ведомствосы линиясе буенча (тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча) пенсия алучы гражданнар, түбәндәге шартлар үтәлгән очракта, Пенсия фонды  линиясе буенча икенче пенсия алу хокукына ия булалар. Моның өчен хәрби пенсионерның мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлүе, ягъни СНИЛС, мәҗбүри пенсия иминият таныклыгы булуы кирәк.

       Шулай ук ир-атлар өчен - 65 яшь, хатын-кызлар өчен - 60 яшь, яки пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган яшькә ирешү дә таләп ителә (мәсәлән, төньякта эшләгән очракта авыр шартларда хезмәт һәм башкалар).          

       Гражданлык учреждениеләрендә һәм оешмаларында стаж булу зарур. 2022 елда таләп ителгән иминият стажы 13 ел тәшкил итә һәм ел саен 1 елга 2024 елга 15 кадәр арта.

     Шәхси пенсия коэффициентлары формалаштырылырган булырга тиеш. 2022 елга индивидуаль пенсия коэффициентларының минималь суммасы - 23,4 ИПК (аларның саны ел саен 2025 елга 30 ИПКга кадәр арта).

     Хәрби пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясе билгеләгәндә, билгеләнгән түләүләр исәпкә алмынмый.

      "Россия Пенсия фонды линиясе буенча билгеләнгән иминият пенсиясе ел саен дәүләт тарафыннан индексацияләнә һәм аның күләме ел саен 1 августта, узган елның түләнгән иминият кертемнәре буенча, әгәр хәрби пенсионер икенче пенсия билгеләнгәннән соң гражданлык учреждениеләрендә эшләвен дәвам итсә, кабат исәпләнергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасында картлык буенча иминият пенсиясен 11 меңнән артык хәрби пенсионер ала, шуларның  558 - Байконур шәһәрендә», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы суд тәртибендә психик чирдән интегүче затның гражданлык коралын сатып алу, йөртү һәм саклау хокукыннан мәхрүм ителүгә ирешә
 

Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы корал турындагы законнарның үтәлешен, гражданнарның корал белән идарә итүнең законлылыгын, тиешле авырулар булуын тикшерде. 
Тикшерү барышында гражданлык коралын йөртү һәм саклауга рөхсәт алган җирле кешенең психик чирдән җәфа чигүе ачыкланган, ул аңа үз гамәлләренең әһәмиятен аңларга һәм алар белән җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирми. 
Моннан тыш, Кайбыч район суды карары белән әлеге граждан эшкә яраксыз дип табылды.
Закон буенча корал сатып алуга лицензия психик чирдән җәфа чигүче гражданнарга бирелми.
Күрсәтелгән шартларда корал һәм патроннар саклау һәм йөртү хокукына ия булу, аның бу авыруы булганда, билгесез затлар даирәсенең, гражданнарның, гомумән, сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч астына куя


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International