2025 елда Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе репетиторлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтләре өчен ана капиталы акчалары белән түләгән
Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде.
Ана капиталы - Россиядә балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чарасы. 2025 елда беренче бала туганда ата-аналар - 690 266, 95 сум, икенче бала өчен - 912 162, 09 сум акча ала. Әгәр беренче балага сертификат рәсмиләштерелгән булса, икенче бала тугач, өстәмә рәвештә 221 895,14 сум акча каралган.
Гаилә ана капиталы чараларын кулланып баланы теләсә нинди мәгариф оешмаларында - балалар бакчасыннан алып университетка кадәр укытуны, чит тел өйрәнү һәм автомобиль йөртү курслары, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү дәресләре өчен түли ала. Төп шарт- оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.
Ана капиталы акчаларын өстәмә яки төп белем алуга юнәлдергән очракта, ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь тулу факты мөһим шарт булып тора. Әгәр ана капиталы акчалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, шул исәптән шәхси эшкуарда баланы карауга һәм тәрбияләүгә җибәрелсә, яисә мәктәпкәчә белем бирү белән
бәйле түгәрәкләр һәм башка белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә тотылса, акчаны ана капиталына хокук биргән баланың яшенә бәйсез рәвештә файдаланырга мөмкин.