Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турындагы законнарга үзгәрешләр турында
“Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, сайлау комиссияләренең йомгаклар билгеләүгә, тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләүгә, тавышларны санауга кагылышлы утырышларына бары тик массакүләм мәгълүмат чараларының рәсми вәкилләре генә аккредитация уза алачак. Сайлау участокларында үткәрелә торган фото- һәм видеога төшерү шәхси мәгълүматларның һәм башка мәгълүматның конфиденциальлеге саклансын өчен башкарылырга тиеш.
Шулай ук үзгәрешләр арасында:
- кандидатлар һәм сайлау берләшмәләре тарафыннан мәгълүмат ресурсларыннан, шул исәптән Интернет сайтларыннан файдаланып, сайлау алды агитациясен үткәрүне тыю кертү, аларга керү Роскомнадзор тарафыннан чикләнгән булса;
- РФ Үзәк сайлау комиссиясе Россия Оборона министрлыгы, Россия Федераль иминлек хезмәте һәм Россия Федерациясенең тиешле субъектының югары вазыйфаи заты белән консультацияләрдән соң үткәрү тәртибен билгели.