Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Федоровское авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Документлар
Карарлар
Карарлар
ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЛАР
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Архив
Авыл җирлекләре
Федоровское авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
март, 2026 ел
СФР яңалыклары
QR-кодлы электрон пенсия таныклыклары инновацион система буларак Татарстан пенсионерларының тормышын җиңеләйтә Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә. Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы мәгълүмат системасында саклана. Документны "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинетта алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка автомат рәвештә социаль фонд мәгълүматлары нигезендә формалаша торган уникаль QR-код кушылган. QR-код аның хуҗасы турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код уникаль һәм ялганнан сакланган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра: "Электрон пенсия таныклыгы - кәгазь документны электрон вариантка алмаштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе ул. Ул гражданнарга һәрвакыт үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләргә һәм социаль ярдәм чараларына керүне гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклауны тәэмин итә һәм кулланучылар өчен хезмәтләрдән максималь уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирә ". Электрон пенсия таныклыгын кулланышка кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерүгә, үтә күренмәлелекне арттыруга һәм кәгазьсез документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
27
февраль, 2026 ел
СФР яңалыклары
2026 елның 1 июненнән Татарстанда балалары булган гаиләләр социаль ярдәмнең яңа чарасын - ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен ала алачак 2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк. Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары; ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына. "Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык керемнәре ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны. Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин. Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел. Бу очракта ата- аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга. 6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы гражданин кире кайтара ала. Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда 2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу хокукын ел саен расларга кирәк. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
1
октябрь, 2025 ел
СФР яңалыклары
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты Өлкәннәр көненә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге өлкән буын аралашу үзәкләренең эшенә йомгак ясый. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында булдырылган әлеге уникаль мәйданчыклар актив һәм бай тормышның чын учагына әверелде. Соңгы чорда бөтен Татарстан буенча 18 аралашу үзәгендә 430 мастер-класс, экскурсия һәм лекция узды, аларда 8 134 кеше булды. Бу статистика-проектның кирәклеген һәм уңышын исбатлау. Аралашу үзәкләре -үз-үзеңне тормышка ашыру, иҗат итү, сәламәтлекне ныгыту һәм тере аралашу өчен пространство ул. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала: спорт ярышларыннан һәм финанс грамоталылыгы дәресләреннән алып иҗади түгәрәкләргә һәм музейларга экскурсияләргә кадәр. Берничә айга бер тапкыр үткәрелә торган матурлык конкурсы кебек иҗади конкурслар аеруча популяр. Катнашучылар үз сәләтләрен визит карточкаларында, иҗади номерларда һәм эффектлы дефиледа күрсәтәләр. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин көмеш яшьтәге вәкилләрне бәйрәм белән котлый: "Чын күңелдән республиканың өлкән буынын котлыйм! Сезнең зирәклегегез, энергиягез һәм тормыш сөючәнлегегез – барысы өчен дә чын үрнәк. Аралашу үзәкләренең сезнең өчен яңа талантлар ачыла һәм чын дуслар табыла торган икенче йорт булуына без бик шат». Үзәкләрнең адреслары һәм эш режимы белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында Татарстан Республикасы кушымтасында танышырга була. Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
18
август, 2025 ел
СФР яңалыклары
Ата-аналарга яңа туган сабыйга СНИЛС алу өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – фондның Татарстан бүлеге аны автомат рәвештә билгели 2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата. Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда рәсмиләштерү системасы эшли. Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң, СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә. “Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз