Терроризм акты турында белә торып ялган хәбәр өчен җаваплылык
Соңгы вакытта телефон терроризмы киң таралды.
Террорчылык акты турында ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы РФ Җинаять Кодексының 207 маддәсе каралган һәм җинаять кылган вакытта 14 яшькә җиткән затлар җаваплылыкка тартылырга тиеш.
Җинаять эзәрлекләве өчен нигез булып, шартлауга әзерләнүче, яндыру яки кешеләрнең үлеме куркынычы тудыручы башка гамәлләр, зур мөлкәти зыян салу яки хулиганлыклардан килгән башка иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләр барлыкка килү турында белә торып ялган мәгълүматлар хәбәр итү тора.
Югарыда күрсәтелгән хәбәр өчен гаеплегә 200дән 500 мең сумга кадәр штраф, өч елга кадәр ирекне чикләү яки ике елдан өч елга кадәр мәҗбүри эш рәвешендә җәза яный.
РФ Җинаять Кодексының 207 статьясындагы 2 өлешендә Социаль инфраструктура объектларына карата белә торып ялган хәбәр өчен җаваплылык билгеләнгән