Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Федоровское авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Документлар
Карарлар
Карарлар
ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЛАР
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Архив
Авыл җирлекләре
Федоровское авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2021 ел
ПФР яналыклары
Татарстан Пенсия фонды массакүләм смс-хәбәр таратты Агымдагы елның 13 апрелендә Россия Пенсия фонды органнары пенсия тупланмалары акчасы алу хокукы булган гражданнарга Пенсия фондының шәхси кабинеты аша пенсия тупланмаларын түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклекне искәрткән смс-хәбәрләр таратты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Смс-хәбәрне Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә гаризаларында контактларын калдырган гражданнар гына алачак, калган кешеләргә хәбәр почта аша җибәрелә. Пенсиянең тупланма өлешендә күпме акча җыелганын һәм инвестицияләнүдән кергән керем күләмен Россия Пенсия фондының сайтындагы шәхси кабинетында шәхси счетның торышы хакында белешмә соратып белергә мөмкин. Әлеге сервис аша пенсия тупланмаларын да алып була. Акчаны алдан язылып, Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итү юлы белән дә алырга мөмкин. Кызыксындырган сорауларга җавап алу яисә кабул ителергә алдан язылу өчен 8-800-600-0-357 номеры буенча бүлекчә контакт- үзәгенең кайнар линиясенә шалтыратырга яисә Россия Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия турындагы законнар җыелмасына 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм аларның түләү тәртибен үзгәртми. Аны хатын кызлар – 55, ир-атлар – 60 яшь тулгач алалар. Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукына ия булучыларга
11
апрель, 2021 ел
ПФР яңалыклары
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште. 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча 1941-1945 еллардагы сугыш вакыйгаларында катнашкан сугыш инвалидларына һәм ветераннарына апрель аенда пенсияләр һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә. “Татарстан Республикасында Җиңү көне уңаеннан 749 ветеран өстәмә түләү алачак”. Аларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се - сугышта катнашкан ветераннар. Түләүләр Пенсия фонды органнарында булган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла”, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез: сугыш инвалидларына һәм ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелүче акча Россия Президенты В.В.Путинның 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән 186 санлы “Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелүче акчалата түләүләр турында”гы Указы нигезендә түләнә.
22
март, 2021 ел
ПФР яналыклары
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде. Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде. “Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин.
2
март, 2021 ел
Прокуратура информирует
2021 елның 25 февралендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Багай авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарны кабул итү барышында башкарма производство өлкәсендә һәм социаль түләүләр алу турында, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Район прокуроры А.Р. Сөләймановка хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде. 2 язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк. Кайбыч районы прокуратурасы Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф. 89178941919
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз