Прокуратура информирует

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы Зур Подберезье авылында яшәүче 65 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Җәмәгать суды тарафыннан ул РФ Җинаять кодексының 119 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы булганда).)

Суд тарафыннан 2020 елның 3 июнендә үз өендә исерек хәлдә кызы белән  ызгыш-талаш  вакытында, аны куркыту максаты белән өстәлдән пычак алуы һәм үтерү белән янау сүзләре әйтеп, аның ягына юнәлүе ачыклана.

Зыян күрүче, әтисе әйткән янауны аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен чын куркыныч дип кабул иткән һәм өйдән чыгып киткән, аннары гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Карар законлы көченә керде.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International